Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкы кичтә

Кыш. Айлы кич. Йолдызлар.Каз мамыгы кебек кар ява.Уйларымның очын эзлим әле,Минем белән атлый тын һава. Кар шагырдый, әкрен генә атлыйм,Тынлыкны бозудан куркам.Эч серемне тын урамга сөйлим,Озата...

Кыш. Айлы кич. Йолдызлар.
Каз мамыгы кебек кар ява.
Уйларымның очын эзлим әле,
Минем белән атлый тын һава.
 
Кар шагырдый, әкрен генә атлыйм,
Тынлыкны бозудан куркам.
Эч серемне тын урамга сөйлим,
Озата бара мине тын урам.
 
Кышкы аяз кичтә
чыршыларга карыйм,
Ап-ак сыкы туны кигәннәр.
Сөйләшәм мин шул көязләр белән,
Әйтерсең лә, безнең сөйгәннәр.
 
Кышкы кичтә Яңа ай да туды.
Догам белән атлыйм урамнан:
«Бу айларда әгәр вафат булсам,
Аермасаң иде,
Ходаем, иманнан...»
 

Линиф КАҺИРОВ


Фото: https://ru.depositphotos.com/


«Мәйдан» №12, 2012 ел архивыннан

Комментарийлар