Логотип «Мәйдан» журналы

Кышка кергәндә дуска бер сүз 

Кышка кергәндә дуска бер сүзСалкын җилләр исәр инде ул,Кайгыларга батма, акыллым!Күрче, әнә, кара көздә дәРомашкалар җуймый аклыгын.Өмет утын сүндермәгәннеТашламый җәй, назлый башкачаАбагалар, камышла...

Кышка кергәндә дуска бер сүз
Салкын җилләр исәр инде ул,
Кайгыларга батма, акыллым!
Күрче, әнә, кара көздә дә
Ромашкалар җуймый аклыгын.
Өмет утын сүндермәгәнне
Ташламый җәй, назлый башкача
Абагалар, камышлар булып
Озатыр ул сине кышкача.
 
Кысылса да йөрәк чымырдап,
Син чыдарга, чыдарга тиеш!
Күрәсеңме, кып-кызыл килеш
Кышка кереп бара гөлҗимеш!
 
Бәрсен биткә ачы бураннар,
Җанга ятып сагыш еласын,
Туңып калсын шатлык — бар да бар!
Син бу юлда ялгыз булмассың!
 
Ике яклап килер озатып
Һәм елмаеп язда каршылар
Синең кебек ышана белгән,
Көтә белгән сабыр чыршылар.
 
Үткән гомер — безнеке 
***
Рәфикъ Юныс сүзләре
Сафьян Ибраһимов көе
~~~~~~~~~~~~~~~~~
Үтә гомер , үтә гомер ,
Үткән гомер — безнеке .
Үткән гомерләр — безнеке ,
Безнең үзебезнеке !
 
Сандыкларда акмасак та
Суларга да төштек без .
Агым суга да төштек без ,
Утларда да пештек без .
 
Эшләдек без , эшләдек без ,
Алмадык өлешләрен.
Җандадыр алтыннарым ла ,
Чәчтәдер көмешләрем.
 
Үткән гомер — безнең байлык ,
Үткән гомер — безнеке .
Бары шул байлык — безнеке ,
Калганы — кешенеке .
 
Яшәдек — калмадык төшеп
Калмадык, югалмадык.
Җилләрдә дә сыгылмадык,
Төртеп тә егылмадык.
 
Яшь идек без, яшәдек без ,
Яндык та көйдек тә без .
Яшьлекнең утлы күмерен
Йөртәбез йөрәктә без.
 
Тауларына менмәсәк тә ,
Үрләренә менәрбез.
Без әле дә кемнәрнеңдер
Төшләренә керәбез!
 
Үтә гомер, үтә гомер,
Үткән гомер — безнеке .
Үткән гомерләр — безнеке ,
Безнең үзебезнеке !

Комментарийлар