Логотип «Мәйдан» журналы

Кыш бабайга хат

Син язасың аңа,Син көтәсең,Өмет дигәннәре яндыра.Ә бер көннеХат ташучы апайБер хат килеп сиңа тоттыра.Яңа елга ерак әле ара...Хатка мөһер суккан«Кайтарырга кире»,Каһәр суккан иле,Кыш бабайга дигән хат...

Син язасың аңа,
Син көтәсең,
Өмет дигәннәре яндыра.
Ә бер көнне
Хат ташучы апай
Бер хат килеп сиңа тоттыра.
Яңа елга ерак әле ара...
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире»,
Каһәр суккан иле,
Кыш бабайга дигән хат кайткан.
Ә мин аңа айлар буе яздым,
Кыска булды диеп озынайттым
Озын булды диеп кыскарттым,
Кыш бабайга дигән хат кайтты.
Әллә берәр хата киткән микән,
Берәр хәреф төшеп калганмы.
«Әллә ниләр яза, юләр» – диеп,
Укымаска кирәк тапканмы.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Имин көннәр, бәхет сорадым,
Илләр тыныч булсын,
Кешеләрдә
Кешелеклек хисе сулмасын.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Елдагыча туган телемдә,
Нигә диеп хатым кире кайткан,
Нигә кайткан хатым – белмим дә.
Ә югыйсә елдагыча яздым,
Котыпка дип, Кыш бабайга диеп...
Ә асылда
Минем язган хатым
Барып җитмәгән дә бабайга,
Хатлар җибәрүче аңламаган
Нинди Кышка, нинди бабайга,
Нинди Котып?
Ни яза бу тиле,
Нинди телдә бу дип,
Хатка мөһер суккан
«Кайтарырга кире».
Ә югыйсә елдагыча яздым...
 

Булат ИБРАҺИМ


Фото: ok.ru

Комментарийлар