Логотип «Мәйдан» журналы

Кыш Бабай белән Санта Клаус Казанда очрашмакчы

12 ноябрь көнне Казанда Кыш Бабай белән Санта Клаус очрашуы ниятләнә.Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт...

12 ноябрь көнне Казанда Кыш Бабай белән Санта Клаус очрашуы ниятләнә.

babai


Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова хәбәр итте. Очрашуда шулай ук туристик компания вәкиле Юлия Таланова һәм Кыш Бабай үзе катнашты.


Лиана Сәетова билгеләп үткәнчә, “Кышкы тылсымчылар очрашуы: Кыш Бабай һәм Санта Клаус” дип аталган чара ТРның туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан фин авиакомпаниясе, “Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе” программасы авторы һәм әлеге брендның хокуклы иясе саналган туристик компания белән берлектә, Финляндиянең туризм буенча советы булышлыгында оештырыла.


“Санта Клаус быел үзенең дөнья буйлап Раштуа турнесына Россиянең 2 шәһәрен – Самара һәм Казанны да кертте. Иң элек ул Самарага, аннан соң Татарстан башкаласына киләчәк”, – дип тәгаенләде Лиана Сәетова.


Аның сөйләвенчә, гуманитар һәм социаль әһәмияткә ия бу чарага, иң беренче чиратта, физик мөмкинлекләре чикле балаларны чакыру күздә тотыла. Моннан тыш, планлаштырылган бәйрәм чараларында әкият һәм тылсымга ышанучы һәркем – өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала.


Санта Клаус белән Кыш Бабай 12 ноябрьдә Казан Кремле капкасы янында очрашачак. Көндезге 2дән 3кә кадәр “Эрмитаж – Казан” үзәгендә алар катнашында матбугат конференциясе була. Шуннан соң кышкы тылсымчылар Кыш Бабайның яраннары – Шүрәле, Шайтан, Убырлы карчык, Аждаһа, Батыр, Алтынчәч, Таһир һәм Зөһрә белән бергә Казан Кремленнән Бауман урамы буйлап җәяүләп барачак. Аларга теләге булган һәркем кушыла ала.


Юлия Таланова билгеләп үткәнчә, “Туган авылым” күңел ачу комплексында Кыш Бабай йортын ачу тантанасы да шул көнгә билгеләнгән. Йорт Кыш Бабайның Арча районында урнашкан резиденциясенә бара алмаучылар өчен махсус ачыла. “Туган авылым”да балаларны Санта белән Кыш Бабай үзе кабул итәчәк. Чараны оештыручылар ассызыклап үткәнчә, Кыш Бабай йортында иң беренче булып физик мөмкинлекләре чикле балалар кунак булачак.


13 ноябрьдә исә Кыш Бабай һәм Санта Клаусның Анжела Вавилова исемендәге хосписта онкология чирләреннән дәваланучы балалар янына барып бүләкләр өләшүе планлаштырыла. Шул төнне Кыш Бабай Санта Клаусны аэропортка озата барачак.


Кыш Бабай сүзләренә караганда, Санта белән Казандагы очрашу күптән көтелгән һәм планлаштырылган. “Без Санта Клаус белән таныш һәм еш очрашабыз. Шулай да, әлегә Татарстан җирлегендә очрашырга туры килмәде. Аның бирегә беренче генә килүе. 18 ноябрьдә без Санта белән рус Кыш Бабае – Дед Морозга Бөек Устюгка кунакка барырга ниятлибез”, – дип сөйләде ул.


 
Татар-информ.

Комментарийлар