Күкләр катына талпынган күңел, болытларны аралап, алга йөгерә. Әй лә, йөгерми, сәяхәтче күңелгә ия башка ял итүчеләр белән бергә, тимер кошка утырып, Кырым якларына сәфәргә кузгала.

34_p1070409

Очкычка кереп йомшак кәнәфидә урын алуга, ягымлы тавыш белән бортпроводница сәламләвен ишеттек:
– Безнең самолет Казан-Симферополь маршруты буенча оча. Очу вакыты 2 сәгать 50 минут. Рейсны «Ак барс аэро» компаниясе башкара. Корабль командиры Александр Быстров, бортпроводница Марта Гарифуллина. Хәзер бәйләү каешларыгызны эләктерегез. Экипаж сезгә хәерле юл тели.
Сөйкемле, чибәр кызның тавышы җанга тынычлык өстәде. Һавага күтәрелгәндә дулкынланган күңел бер мизгелгә тынып калды. Кызыксынучан карашларыбыз иллюминатор аша болытларны, һаман саен ерагая барган җирне күзәтә. Туган җиребездән ераклашкан саен, күңелдә моңарчы таныш булмаган, үзенә чакырып торган билгесез якка, Кырым ярымутравына якынлашуыбызга куану катыш кызыксыну хисләре дә артты.
Өч сәгатькә якын күкне гизгән очкыч Симферополь аэропортына төшеп утыруга, янәдән бортпроводницаның ягымлы тавышы ишетелде. Ул безне исән-сау килеп җитүебез белән котлады. Күңелле яллар теләп, безнең белән саубуллашты.
Ак мәчет яисә Солтансарай (Симферополь) – Кырым Җөмһүриятенең идарә, сәнәгый, мәдәни, фәнни үзәге. Ул Кырым ярымутравының үзәгендә урнашкан. Кырым-татар Милли Мәҗлесенең урнаштыру урыны. Әүвәл заманда Aкмәчет урынында скиф мәркәзе, скиф Неаполе, Алтын Урданың Кирмәнчек шәhәре булган.
Кырым татарларының «каймагы» Акмәчет шәһәрендә яши диләр. Симферопольнең элекке – татарча исеме шулай атала. Азмы-күпме мөмкинчелеге булган татарлар шунда урнашырга тырыша. Кызганычка каршы, без аэропортны гына күрдек. Шәһәр белән танышу мөмкинчелеге булмады.
Аэропортта безне махсус автобуслар көтеп тора иде. Симферопольдән Евпатория янәшәсендә урнашкан «Заозерное» поселогындагы «Северный» сәламәтләндерү-дәвалау пансионатына юл тоттык. Автобуста тирбәлеп килеп җиткәндә инде кояш баеп бара, кичке эңгер-меңгер вакыты иде. Без уңайлы, иркен бүлмәләргә кереп урнаштык та кичке аш ашарга ашханәгә юнәлдек. Тамак ялгап алганнан соң, йомшак урынга ятып, баш мендәргә тиюгә, йоклап киткәнне дә сизмәгәнбез.
Иртәнге йокыдан торып, һәрберебез табиб билгеләгән дәвалау процедураларын үттек. Кемгәдер массаж, кемгәдер ванна, кемгәдер физик күнегүләр, кемгәдер бассейнда йөзү каралган. Шәфкать туташлары бик итагатьлеләр, ягымлылар. Ачык йөз белән каршы алып, һәркемгә тиешенчә хезмәт күрсәтәләр. Гомумән, пансионат хезмәткәрләренең һәрберсе дә үз эшенең остасы, үз һөнәрләрен бик яратып башкара. Ә безнең өчен иң мөһиме – диңгез һавасы белән тәнгә-җанга сихәт өстәү.
Буш вакытыбыз булу белән, диңгез яр буена төшәбез. Диңгез якын гына, нибары ун минутлык ара. Поселокта гади авыл йортлары да, күп катлы йортлар да бар. Октябрь ахыры булуга карамастан, табигатьтә җәй хакимлек итүен тәмамламаган әле. Урамнар чиста, бөтен җирдә диярлек чәчәкләр үсеп утыра. Куаклар матур итеп киселгән. Төрле-төрле чәчәкләр хуш ис бөркеп, тирә-якка ямь өсти.
Диңгезнең төпсез күзләре белән очрашкан мизгелләр күңелгә уелып калды. Кара диңгез дип аталса да, су кояшта төрле төсләргә кереп ялтырый. Дулкыннар шавы, кабатланмас музыка булып, күңел кылларына килеп кагыла. Яр буенда дулкыннар ярга кагып чыгарган кабырчыклар, төрле төстәге, төрле формадагы шома ташлар, суүсемнәр күренә.
Монда табигать үзгә. Бездә инде көз хакимлек итә башлаган мәл булса, биредә әле кояш үзенең җылы нурларын кызганмый. Әйтерсең лә, җәй ял итәргә туктаган да хозурланып диңгез ярында комлыкта кызына. Су өстендә аккошлар йөзеп йөри. Акчарлаклар, яр буендагыларны сәламләп аваз сала-сала, балык тота.
Диңгез җырын тыңлап яр буенда йөрим. Гасырлар буена җыйган сагышын уртаклашырга теләгәндәй, диңгез дулкыннары йөгереп килә дә, яр буендагы комны ялап, кабат чигенә. Бертуктамый яңгыраган көйне тыңлап туеп булмый. Күңелдәге хисләр белән аваздаш моң йөрәк түреннән урын ала.

35_p1070424

Кизләүдә Хәрби-революцион комитет урнашкан тарихи бина

 

Кизләү (Евпатория) – әллә ни зур булмаса да, бик борынгы шәһәр. Шәһәргә 2 мең 500 ел элек нигез салынган. Ул Кырымның көнбатыш ярына урнашкан. Бер ягы диңгез, ә калган ягы – дала.
Шәһәр төзек, йортлары матур итеп бизәлгән. Агачтан, таштан төзелгән борынгы йортлар да, заманча йортлар да күңелгә рәхәтлек биреп тора. Урам буйлап автобуслар, җиңел машиналар, трамвайлар җилдерә. Трамвай юлы бик-бик күптәнге. Шунысы кызык, тимер юл бер генә тасма булып сузылган. Аның «кесә»ләре бар. Каршы килгән трамвайга икенчесе шул «кесә»гә кереп юл бирә.
Шәһәрдә тарихи биналар бик күп. Өч катлы мәһабәт бина күңелне үзенә җәлеп итә. Без аның янында тукталабыз. Әлеге бинада 1918–1919 елларда Кизләү шәһәренең хәрби-революцион комитеты урнашкан.
Безгә 1552 елда Дәүләт Гәрәй хан нигез салган, XVI гасырда ук төзелгән Хан-Дҗәми мәчете ишекләрен ачып керү дә насыйп булды.

36_p1070354
Анда кереп, белгән догаларыбызны укып, хәер биреп чыктык. Илебезгә, Кырым халкына тынычлык, якыннарыбызга иминлек теләп кылган догаларыбызның кабул буласына ышанып, янәдән шәһәр белән танышуыбызны дәвам итәбез. Тик ни хикмәт, Кизләү зур гына шәһәр булуга карамастан, урамда ыгы-зыгы сизелми.
Кибетләргә дә күз салабыз. Сатучылар елмаеп каршы ала. Бәяләр бездәгедән әллә ни аерылмый. Әмма халыкта акча юклыгы сизелә. Нәрсә дә булса сатып алсаң, сөенәләр. Вазгыять турында сорау бирсәң, сүзне җайлап кына икенчегә боралар. Кешеләр күңелендә курку яшәгәнен күрү күңелгә шом сала. Ә шулай да, урындагы халыкның күбесе Татарстанга, татар халкына рәхмәтле булуын яшерми.
Мин кызыксынып китап кибетенә сугылам. Кырым татарлары язучыларының китапларын кулга аласым килә. Тик сатучыга мөрәҗәгать итсәм дә, андый китаплар табылмады. Шулай да, кибеттән бөтенләй китапсыз чыкмас өчен, Харьковның «ФАЛИО» нәшриятында басылып чыккан Тоефил Готье, Арни де Ренье, Жорж Брассенс, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов һәм башка авторларның мәхәббәт шигырьләре тупланмасын сатып алдым.
Ял итүчеләр табигый ташлардан, кабырчыктан ясалган сувенирларны бик теләп ала. «Кырым» дип язылган яисә пальмалар сурәте төшерелгән сөлгеләр, футболкалар, балалар күлмәкләре дә күпләрнең акча янчыгын юкарта.
Кизләүнең диңгез ярында ял итү урыннары бик матур итеп төзекләндерелгән.
Теләгән кеше теплоходта диңгезгә сәяхәткә чыга. Диңгездә медузалар йөзеп йөргәне күренә. Тозлы җил, иркенлек, киңлек исен иснәп, дулкыннарда тирбәлеп туйганнан соң, янәдән ярга аяк басабыз.
Симферопольгә таба барганда, унсигез чакрым ераклыкта, үзенең шифалы ләме белән даны еракларга таралган Саки шәһәре бар. Без аның яныннан үтәбез. Экскурсовод безне Кырымның тарихи урыннары белән таныштыруны дәвам итә. Аның сүзләрен күңел түренә үк кадерләп салып куябыз. Бик күп мәгълүмат ишетеп, таныш та, таныш булмаган да вакыйгаларны күз алдыннан үткәрәбез. Китаплардан гына укып белгән атаклы Сиваш күле буйларыннан узабыз.
Әнә яр буенда тоз таулары тезелеп киткән. Тоз запаслары, шифалы ләме белән үзенә тартып торучы Сиваш күленең озынлыгы – 180, киңлеге – 30, тирәнлеге 3 километр икән. Сиваш күленең төбе тәмсез исле ләм белән капланган. Сивашның бер өлеше кызу җәй көнендә кибә һәм ак тоз кристаллары белән каплана, һәм шуңа күрә дә ул кардай ап-ак булып күренә диләр. Тоз тауларына карап, уйга талганыңны сизми дә каласың. Кырым җирләрендә яшәп, үз иленнән читкә куылырга мәҗбүр булганнарның күз яшьләренең әчесе дә тоз булып күл төбенә утыргандыр дигән уйлар аңны сызып уза.
Күл буеннан үткән чакта, минем күз алдыннан бер-бер артлы Гомәр Бәшировның Сиваш повестендагы персонажлар узгандай булды. Тарих күзләре белән очрашканда, җанда тынгысызлык белән бергә, үткәннәрдә батырлык кылган совет солдатлары белән чиксез горурлану хисләре дә баш калкытты. Күренекле язучыбыз Гомәр Бәширов армиядә өч ел хезмәт итә, Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша. Аның сугышчан юлларын күрү җанда бер тетрәнү уятты.
Кырымга килеп тә, аның энҗе бөртеге булган Ялта каласын күрми китү мөмкин түгел. Зур Ялта курорт зонасы буларак танылган. Диңгез яр буена 74 километрга сузылып урнашкан. Еракта Никитск тау тезмәләре күренеп тора. Аның иң биек ноктасы – буйлы Алгита тавы. Сул якта кипарис агачлары беткәннән соң, аерым торган ике тау кыясы күренә. Болар игезәкләр кыясы – Адалары. Аларның берсе 35 метр, икенчесе 48 метр биеклектә. Болар – кеше яшәми торган утраулар, анда кошлар гына яши диләр. Алар шулай ук илебезнең атаклы Артек пионерлагерена диңгез капкасы ролен үти. Кызганычка каршы, хәзерге көндә балаларның ул лагерьларга барып ял итү мөмкинчелеге юк. Чорлар алышыну, вазгыять үзгәрү нәтиҗәсе балалар язмышына да йогынты ясамый калмый шул.
Ялта урамнарында кипарислар, төрле пальмалар, туя, лавр (дәфнә), айва, слива агачлары, тагын бик күп төрле без исемнәрен белмәгән экзотик агачлар, чәчәк атып утыручы куаклар үсеп утыра.
Каршыбызда иксез-чиксез диңгез җәйрәп ята. Причал янына килеп диңгезне күзәтәбез. Без басып торган урыннан сул якка карасаң, кыя тауда искиткеч гүзәл сарай күренә.
Ливадия музеена аяк басканда, ап-ак бинаның искиткеч архитектура үрнәге булуын күреп сокланабыз.
Иксез-чиксез виноград кырларын күрәбез. Ил белән Горбачев идарә иткән вакытларда юкка чыгарылган плантацияләр торгызылса да, Украина суны япканнан соң, кырларны сугару кыенлык белән башкарылуы хакында да белгертеп алдылар.
Монда һәр сантиметр җир файдаланыла. Виноградның бик күп төрле сортлары үстерелә. Гиннессның рекордлар китабына кертелгән «Мускат» шәрабе җитештерелә.
Ялта шәһәре белән күрше булган Массандра поселогында да булдык.
Атаклы «Массандра» шәраб заводында бөтен дөньяга билгеле мускат, токай, портвейннар җитештерелә. Бүгенге көндә иң яхшы кырым шәраблары сата торган кибетләр шунда урнашкан.
Бакчасарай – Кырым ханлыгының элеккеге башкаласы. Хан сарае ХV гасыр архитектура ансамбленә карый. Кырым җиренең иң кыйммәтле бизәге – ул Хан сарае – кырым татарларының изге урыны. Шанлы дәверләр кичкән ханнар шәһәре – Бакчасарай – үзенең күккә ашкан мәчет манаралары, алтын фонтаннары, гөлбакчалары белән безнең хәтерләрне гасырлар эчендә югалудан саклый.
Хан сарае яисә Ханнар Сарае – Бакчасарайның иң истәлекле урыннарының берсе. Ул Кырымның көньяк яр буенда урнашкан башка сарайлардан нык аерылып тора. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки төрле чор, төрле стиль, төрле халык.
Сарай төзелеше 1532 елда башланып, 1551 елга кадәр дәвам иткән. Хан сарае белән бергә «бакчадагы сарай» исемле шәһәр дә үскән.

37_p1070716
Затлы бизәкләре белән ерактан ук үзенә дәшеп торган Хан сараеның эченә үтәбез. Күңелне зур дулкынлану хисе биләп ала. Безне 1441–1783 елларда Кырымда хакимлек иткән ханнар династиясенең диварда эленеп торган шәҗәрәсе каршы алды.
Зәвык белән бизәлгән бүлмәләр белән танышып, үзебезне шул чор вәкилләре урынына куеп карадык. Күннән тегелгән аяк киемнәре: читекләр, чүәкләр, түфлиләр, әйтерсең, әле яңа гына салып куелган да, хуҗаларын көтеп ял итәләр.
Милли киемнәр, чигүле ашъяулыклар, мендәр тышлары да тарих төпкелендә күмелеп калган чор сулышын тоярга мөмкинлек бирә сыман.
ХVI гасырда кулдан күчереп язылган, күн белән тышланган Коръәнне күрү дә күңелдә зур тәэсир калдырды.
Хан сарае урнашкан территория бик зур. Бакчасарайдагы Ханнар сарае безнең көннәргә кадәр тулысынча диярлек сакланып калган дисәң дә була. Дөресрәге, Хан сарае янгыннан соң тулаем Истанбулдан килгән архитекторлар, рәссамнар тарафыннан торгызылган. Кырым Россиягә кушылганнан соң, сарай Россия императорлары килүгә яңартылып торган. Шулай булса да, бу үзгәрешләр тарихка зур игътибарлылык белән башкарылган. XX гасырның 60 елларында яңартылган сарайга фәнни хезмәткәрләр беренчел күренешен бирергә тырышканнар. Сарайның бөтен җиһазлары, андагы экспонатлар, бүлмәләрнең бизәлешләре нәкъ ханнар яшәгән чорга алып кайта сыман. Ханнар сарае үзенең Җәмигъ мәчете, ханнарның Алтын залы, Каһвә бүлмәсе, Җимеш чатыры, Лачын манарасы һәм Александр Пушкинны илһамландырган «Күз яшьләре фонтаны» һәм башка шундый кызыклы урыннары, үзенең гаҗәеп архитектурасы, заллары һәм бүлмәләренең зәвыклы бизәлеше, күңелне дулкынландыра торган серлелеге белән бүген дә күпләрне сокландыра. Сарай корпуслары, гаремның бер өлеше сакланып калган. Лачын манарасы, зур мәчет, гаилә зираты, мавзолей һәм башка биналар төзек хәлдә. Хаҗи Гәрәй төрбәсен һәм аның хатыны Диләрә Бекич төрбәсен һәм тагын берничә урынны гына макетта да, чынбарлыкта да күрергә мөмкин. Төзекләндерү кирәк икәнлеге сизелсә дә, тарихи урын булуларын исәпкә алсаң, җитешсезлекләр дә аклана сыман.
Сарайның фасады төрле төстәге, төрле формадагы бизәкләре белән аерылып тора. Бинаның эче шәркый стильдә бизәлгән.
Сарай территориясендә йөргәндә үзеңне ханнар яшәгән чорларда итеп хис итәсең. Роза чәчәкләренең хуш исен иснәп, кызыл агач янындагы утыргычка утырып, үзеңне ханбикә роленә куеп хыялланып алу да күңелгә бер рәхәтлек өсти. Язмышыңа тигән бәхет өлешенә күз тимәсен дип куясың.

38_p1070573

Бакчасарайдагы тарихи бина

Сарай чынлыкта зур музей ролен үти. Кырым ханнарының яшәү рәвешен, аларның мәдәниятен, ничек киенгәннәрен, ни белән шөгыльләнгәннәрен беләсең килсә, әлеге тарихи урыннарны килеп күрү мәслихәт. Тарих катламнарын ачып карарга теләүчеләр өчен Кырым ярымутравы белән якыннан танышу бик күп ачышлар ясарга этәргеч бирер иде.
Элек-электән язучылар ял итә торган урыннарны да күрергә насыйп булды. Коктебельдә рус язучысы Волошин яшәгән музей-йортка кереп, ул яшәгән чорларны күзалларга да мөмкинчелек туды. Өй түбәсендә ясалган балконга күтәрелеп, диңгез киңлекләрен дә күзләдем. Бигрәк тә язучының язмышы, аның китапханәсе, ул ясаган рәсемнәр сокландырды. Менә бу рәсемдәге кыя тауда табигать әдипкә үзе һәйкәл салган. Бүтән бер генә җирдә дә, бер генә язучының да портреты табигать тарафыннан кыяга уелмаган. Моны могҗиза дими ни дисең?! Тарих күзләре белән очрашу мизгелләрен бер генә язмага сыйдырып бетереп булмый. Әле бу хакта киләчәктә дә язылыр…

 

Сәяхәтнамәнең ахырын журналның июль (№7, 2017) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга