Логотип «Мәйдан» журналы

Кырмыска

Җир йөзенә кояш чыга, кояш байый,Җир йөзенә яңгыр ява – сулар таша.Шул дөньяда һәрбер кеше, кырмыскадай,Үз саламын сөйрәп бара еллар аша.Ходай биргән язмышыңны каргамасссың,Йөк өстерәү рәхәт түгел түг...

Җир йөзенә кояш чыга, кояш байый,
Җир йөзенә яңгыр ява – сулар таша.
Шул дөньяда һәрбер кеше, кырмыскадай,
Үз саламын сөйрәп бара еллар аша.
Ходай биргән язмышыңны каргамасссың,
Йөк өстерәү рәхәт түгел түгелен дә.
Кырмысканы кем уздырыр чыдамлыкта? –
Сөйри генә авырын да, җиңелен дә.
Йөргән булам мин дә шулай салам сөйрәп
(Бу дөньяга без эшлексез яралмаган!).
Бетми генә! Югыйсә бит әллә кайчан
Эскерт үсте без ташыган саламнардан.
 

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар