Логотип «Мәйдан» журналы

Кырларга җәелгән ак томан

Кырларга җәелгән ак томан,Як-якта чит юллар юк сыман.Бар җиһан, бар тормыш онтылган –Тик сине, кадерлем, юксынам.Үләнгә чык төшә таңнарын,Таң кошы тарата моңнарын;Сөюнең гел сүнмәс нурыннанУянган мәңг...

Кырларга җәелгән ак томан,
Як-якта чит юллар юк сыман.
Бар җиһан, бар тормыш онтылган –
Тик сине, кадерлем, юксынам.
Үләнгә чык төшә таңнарын,
Таң кошы тарата моңнарын;
Сөюнең гел сүнмәс нурыннан
Уянган мәңгегә уйларым.
Ачыла ак чәчәк таҗлары,
Матурдыр яшьлегем язлары.
Үтенәм: китмәгез мәңгегә
Сөюнең илаһи назлары!
Кырларга җәелгән ак томан,
Гел сине, тик сине юксынам.
Томаннар артына омтылам –
Бар да Син, һәм дә Син юк сыман…
Томаннар артыннан тапмадым,
(Исемең җырларда ятладым).
Мин Сине һаман да юксынам.
Син диеп адаштым мәңгегә –
Син – томан,
Син – томан,
Син – томан…
 

ФИДАИЛ


Комментарийлар