Логотип «Мәйдан» журналы

Кыргызстан мәктәпләрендә дин нигезләре укытыла башлый

2018 елның сентябреннән Кыргызстанның 56 мәктәбендә "Дин мәдәнияте нигезләре" предметы укытыла башлый. Бу хакта ислам.ру хәбәр итә.Бу хакта дин өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Дин эшләре...

2018 елның сентябреннән Кыргызстанның 56 мәктәбендә "Дин мәдәнияте нигезләре" предметы укытыла башлый. Бу хакта ислам.ру хәбәр итә.
Бу хакта дин өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Дин эшләре буенча Дәүләт комитетының аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исаева хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, 2017 елда илнең 10 мәктәбендә бу предмет укытылган инде. "Хәзерге вакытта укучылар өчен - дәреслек, укытучылар өчен ярдәмлек төзелә. Киләчәктә укытучылар өчен тренинглар уздыру да каралган", - дигән Г.Исаева.

Комментарийлар