Логотип «Мәйдан» журналы

Кыл өстендә

***Ике күзем барсезне күрергә,йомшак телем барсәлам бирергә; җиңел кулым барризык табарга,–эш дигән нәрсәшактый аларга...Сизгер колаклар –акыл җыярга,җитез аяклар –юллар узарга.Көләм, кайгырам,елыйм,...

***
Ике күзем бар
сезне күрергә,
йомшак телем бар
сәлам бирергә;
җиңел кулым бар
ризык табарга,–
эш дигән нәрсә
шактый аларга...
Сизгер колаклар –
акыл җыярга,
җитез аяклар –
юллар узарга.
Көләм, кайгырам,
елыйм, шатланам,–
азмы хәсрәтем,
азмы тантанам?!.
Миңа биредә
байтак беләсе,
озак йөрисе,
күпне күрәсе.
Җыр кайгыртасы
шуның өстенә!..
Йөрәк бар. Бер. Ул –
бөтенесенә!
 
***
Егет өлгер дә инде!–
кызык булсын, ди бугай,
көмештән йөзек кыра,
кызлар көлешеп тора,
миңа, диешеп тора.
Әллә йөзектә уйлар,
әллә егеттә уйлар...
(йөзек кию гаепме,
егет сөю языкмы?!.)
Балдак-йөзек кашында
асылташы ни булыр?
Буйдак егет каршында
«йөзек кашы» кем булыр?–
Йөзек өлгерә инде...
 

Кыл өстендә


Һай, тәвәккәл кыз икән!
Менгән нинди биеккә –
иң түбәгә, кыекка,
кыек
тигән болытка!
Кешене соң шул тикле
югарыга ни дәшә? –
йөрәкләнеп, җилкенеп
җиде күккә менмәсә...
Кыз язмышы биектә,
биектә, кыл өстендә,
тайсаң-нитсәң чүт кенә,
тотынырга күк кенә...
Кыл өстендә калмыйк, дип,
күпме тырыш-тырышма,
барысы да синеңчә
булып бетми тормышта.
Бизәлә йорт, агара,
кыз кулында пумала.
...Күңел барыбер шомлана,
кыл өстендә кыз бала...
 
Фото: https://ok.ru/vseochuv/topics
Мәхмүт ГАЗИЗОВ.

Комментарийлар