Логотип «Мәйдан» журналы

Кыл өстендә

Һай, тәвәккәл кыз икән!Менгән нинди биеккә –иң түбәгә, кыекка,кыектигән болытка!Кешене соң шул тиклеюгарыга ни дәшә? –йөрәкләнеп, җилкенепҗиде күккә менмәсә…Кыз язмышы биектә,биектә, кыл өстендә,тайса...

Һай, тәвәккәл кыз икән!
Менгән нинди биеккә –
иң түбәгә, кыекка,
кыек
тигән болытка!
Кешене соң шул тикле
югарыга ни дәшә? –
йөрәкләнеп, җилкенеп
җиде күккә менмәсә…
Кыз язмышы биектә,
биектә, кыл өстендә,
тайсаң-нитсәң чүт кенә,
тотынырга күк кенә…
Кыл өстендә калмыйк, дип,
күпме тырыш-тырышма,
барысы да синеңчә
булып бетми тормышта.
Бизәлә йорт, агара,
кыз кулында пумала.
…Күңел барыбер шомлана,
кыл өстендә кыз бала…
 

Мәхмүт ГАЗИЗОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) Dragana_Gordic - ru.freepik.com

Комментарийлар