Логотип «Мәйдан» журналы

Кычытканнан ашлама: помидорлар, кыярлар - эре, җиләкләр баллы була – ИНТЕРТАТ

Кычыткан төнәтмәсе – бакча өчен файдалы һәм арзанлы ашлама. Бакчада яшел ашламалар куллану уңышны гына арттырып калмый, ә акчаны да янга калдыра. Чөнки күпчелек төнәтмәләрне әзерләү өчен кычыткан, су...

Кычыткан төнәтмәсе – бакча өчен файдалы һәм арзанлы ашлама. 
Бакчада яшел ашламалар куллану уңышны гына арттырып калмый, ә акчаны да янга калдыра. Чөнки күпчелек төнәтмәләрне әзерләү өчен кычыткан, су һәм ашламаның файдалы үзлекләрен арттыра торган башка табигый катнашмалар (чүпрә, чүп үләннәре) кирәк.
82471185766e831c926ec70f83b48ad4 Фото: Пиксабей
Кычытканның файдалы үзлекләре
Әлеге үсемлек составына калий (34%), кальций (6%), А, В, Е, К витаминнары, органик кислоталар, танин, фитонцидлар керә. Бакчада үскән культураларга кычыткан нәрсәсе белән файдалы соң?
Калий, кальций һәм магний барлык төрдәге үсемлекләргә дә үсеш өчен кирәк. Кычыткан аркылы кергән бу элементларны үсемлекләр тиз үзләштерә. Кычыткан яфракларындагы К витамины фотосинтез процессында катнаша һәм үсемлекләрнең иммунитетын күтәрә.
Башка элементлар бакча культураларын бик яхшы тукландыра, үсешен һәм җимешләренең өлгерүен тизләтә. Шулай ук кычыткан ашламасы декоратив үсемлекләргә дә уңай йогынты ясый, чәчәк атуны яхшырта.
Кычытканнан әзерләнгән яшел ашлама барлык бакча культураларына да туры килә дияргә була. Аның белән бары тик кузаклыларны, суган һәм сарымсакны гына ашларга ярамый, чөнки кычыткан аларның үсешен туктата.
Кычытканны ашлама буларак төнәтмә, ягъни ачыган үсемлек массасы рәвешендә кулланалар.
Кычыткан төнәтмәсе рецепты
Кычыткан төнәтмәсенең күптөрле рецептлары бар. Ә аны әзерләү ысуллары тагын да күбрәк. Без иң популяр, гади һәм вакыт белән сыналган классик рецептын тәкъдим итәбез.
Әле орлыклары өлгермәгән кычытканның сабакларын һәм яфракларын ваклап, пластик контейнерга яки имән мичкәгә салалар. Яшел масса савытның яртысын тутырырга тиеш. Тимер савыт кулланырга ярамый, чөнки кычыткан металл белән реакциягә кереп, файдалы элементларын югалтырга мөмкин.
Соңыннан контейнерга җылы су (яки кайнар су) салалар, капкач белән каплап 14 көн чамасы төнәтәләр. Төнәтмәне көн саен болгатып торырга кирәк.
Әгәр кычыткан кояшлы җирдә торса, ул берничә көндә әчи. Шулай ук әчүне тизәйтер өчен төнәтмәгә бераз чүпрә яисә Байкал дигән сыек ашлама салырга була.
Әчегән кычытканнан тәмсез ис килә. Аннан котылу өчен төнәтмәгә песи үләне тамыры (валериана) салырга кирәк.
Әчегәннән соң (төнәтмә карала һәм күбекләнми башлый) ашламаны 1:10 исәбеннән су белән бутарга кирәк.
Шулай ук яфракларны ашларга була. Моның өчен төнәтмәне сөзәләр, 1:20 исәбеннән су белән болгаталар һәм үсемлекләрнең яфракларына бөркиләр.
Помидорларны кычыткан белән ашлау
Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар әчегән кычыткан белән ашлау артык була дип саныйлар. Шуңа күрә кычыткан төнәтмәсенә башка чүп үләннәрен дә кушалар. Помидорлар өчен ашлама сыйфатында окопник үләнен куллану яхшы нәтиҗә бирә.
Төнәтмәне алда язылган рецепт буенча ясыйлар һәм барлыкка килгән сыеклыкны помидорларның төбенә сибәләр. Бер олы үсемлеккә – 1 литр төнәтмә кирәк, яңарак кына утыртылган булса 0,5 литр да җитә.
Уңыш тизрәк өлгерсен өчен томат яфракларына ай саен кычыткан төнәтмәсе сиптерергә кирәк. Болай эшләгәндә помидорлар эре була һәм агармыйлар.
Шулай ук кычыткан сабаклары томатлар өчен мульча буларак та файдалы. Алар туфрактагы дымны саклый һәм үсемлекләрне лайлачлар керүеннән саклый.
Кыярларны кычыткан белән ашлау
Кычыткан төнәтмәсен куллану кыярларда җимшәннәр күләмен арттыра һәм уңышны тизрәк җыярга ярдәм итә. Бу культураны да томатларны ашлаган кебек ашлыйлар.
Кычытканны окопник белән бергә төнәтергә киңәш итәләр: бу чүп үләнендә зур күләмдә калий һәм фосфор бар, ә кыяр бу элементларга бик мохтаҗ.
Башка яшелчәләрне дә яшел ашлама белән тукландырырга була. Шул ук рецепт белән ясалган кычыткан төнәтмәсен кулланыгыз – үсемлекләрегез мул уңыш белән сөендерер.
Бакча җиләген кычыткан белән ашлау
Бу тәмле җиләк тә яшел ашлама белән “сыйланудан баш тармас”. Бакча җиләгенә бигрәк тә кычыткан белән ипидән ясалган ашлама файдалы. Андагы калий җиләкләрнең балын арттыра, азот һәм чүпрә үсемлекне тукландыра һәм сәламәт үрентеләр формалаштырырга ярдәм итә.
Ашламаны ясау катлаулы түгел. Савытның дүрттән бер өлешен яшь кычытканның яңа өзлегән яфраклары һәм сабаклары белән тутырыгыз, шунда ук ипи, сохари, булка калдыклары, шулай ук квас һәм чүпрә (чи чүпрә яхшырак) өстиләр. Өстенә җылы су салалар (әчегән вакытта төнәтмә кабарып түгелмәсен өчен суны тутырып салырга кирәкми), капкач белән каплыйлар һәм 5-6 көн дәвамында җылы урында төнәтәләр. Кулланыр алдыннан төнәтмәне 1:10 исәбеннән су белән бутыйлар һәм бакча җиләге куакларына һәм тамырларына сибәләр.
Кычытканнан башка төнәтмә рецептлары
Алда әйтеп узганча, яшел ашламаны кычытканнан гына түгел, ә башка чүп үләннәреннән дә ясарга була. Кычыткан һәм окопниктан ясалган ашламаны әрекмән, тузганак (үсемлекләрне орлыклары барлыкка килгәнче кулланалар), әрем, меңьяфрак, сарут, үги ана яфрагы, ромашка бик яхшы баета.
Төрле үсемлекләр бер-берсен бик яхшы тулылыландыра һәм мультивитаминлы ашлама хасил итә. Ә үсемлек төнәтмәсенә агач көле кушсаң, мондый табигый ашламага лаеклы алмаш табу бик авыр булыр.
Яшел ашламалар ясау өчен агулы үләннәрдән кала, (аерым алганда кырда үсүче эт эчәгесен кулланырга ярамый) барлык үсемлекләрне дә кулланырга була. Шулай ук бөртекле культураларны кулланырга ярамый, таркалган вакытта алар спиртлы кушылмалар бүлеп чыгарырга мөмкин.
Кычыткан төнәтмәсен үсемлекләргә еш сибәргә ярыймы?
Болытлы көннәрдә, яңгырдан соң яки су сипкәндә, теләсә кайсы культураның тамырларына атнасына 1-2 тапкыр сибәргә була. Кычыткан төнәтмәсен, һәр куак төбенә 0,5-1 литр исәбеннән, үсемлек тирәсендәге туфракка да сибәләр.
Яфракларына бөркүне айга бер тапкыр башкаралар.
Шуны да истә тотарга кирәк: яшел ашламаларны актив үсеш чорында куллыну яхшырак (яз көне яки җәй башында). Чөнки чүп үләннәре төнәтмәсе яшел масса үсүенә китерә. Уңыш өлгергән вакытта да ашламалар белән сак булырга кирәк. Үсемлек тиз үсәргә, ләкин аз уңыш бирергә мөмкин.
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар