Логотип «Мәйдан» журналы

Күзгә карагыз

Туры итеп, нурлы итеп карый, –Бусы карый чынлап.Күзен кысып, мәрхәмәтле карый,Бусы карый сынап.Күзебезгә карый юмакайлар,Карый алдакчылар.Усал итеп караучылар була:Өнне алмакчылар.Усалына без дә усал...

Туры итеп, нурлы итеп карый, –


Бусы карый чынлап.


Күзен кысып, мәрхәмәтле карый,


Бусы карый сынап.


Күзебезгә карый юмакайлар,


Карый алдакчылар.


Усал итеп караучылар була:


Өнне алмакчылар.


Усалына без дә усал итеп


Карап үткәрәбез.


Бик тырышсак, авыр карашны да


Җиңел күтәрәбез.


Йөрәкләргә текәп карау була, –


Буйсындыра хәтта.


Бер карашы өчен кылган эшең


Сыймас шәригатькә.


Куркам, шүрлим, нишләргә дә белмим,


Аңламыйм да:


Бик ваемсыз сыер күзе булса


Кеше маңгаенда.


Кадыйр СИБГАТУЛЛИН


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар