Логотип «Мәйдан» журналы

Күрешәм ике куллап

Кинә саклый торган халыклар бар,Тарих белә андый хәлләрне.Уң кулын ул суза күрешергә,Сул кулында тота хәнҗәрен.Бабаларым күрше-күлән беләнСоңгы кабымлыгын бүлешкән:Шикләнергә урын калдырмаган,Ике кулы...

Кинә саклый торган халыклар бар,
Тарих белә андый хәлләрне.
Уң кулын ул суза күрешергә,
Сул кулында тота хәнҗәрен.
Бабаларым күрше-күлән белән
Соңгы кабымлыгын бүлешкән:
Шикләнергә урын калдырмаган,
Ике кулы белән күрешкән.
Бар дөньяга үрнәк ул гадәтне
Һичвакытта ташлау килешмәс.
Эчкерсезлек нуры сибеп яшәр,
Сыңар куллап татар күрешмәс…
Күрешмәс!
 

 Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: Николай Туганов


«Мәйдан» № 2, 2020 ел


Комментарийлар