Логотип «Мәйдан» журналы

Курай

Ку­рай мо­ңы бо­рын-бо­рынАдәм­нәр­не илерт­кән.Ку­рай мо­ңын тәү ишет­кәнХан­нар­ны да ти­лерт­кән.Ку­рай – га­сыр­лар ава­зы,Ба­кый дөнья бү­лә­ге.Хал­кым­ның кан­лы үт­кә­не,Га­шыйк йө­рәк те­лә­ге...

Ку­рай мо­ңы бо­рын-бо­рын
Адәм­нәр­не илерт­кән.
Ку­рай мо­ңын тәү ишет­кән
Хан­нар­ны да ти­лерт­кән.
Ку­рай – га­сыр­лар ава­зы,
Ба­кый дөнья бү­лә­ге.
Хал­кым­ның кан­лы үт­кә­не,
Га­шыйк йө­рәк те­лә­ге.
kuraj
Урал­тау­да үс­кән ку­рай
Мәң­ге яшь, карт­лык той­мас.
Ку­рай үз асы­лын сак­лар,
Ил­дә уры­нын жуй­мас.
Тө­шер­мәс кул­дан ку­ра­ен
Са­ла­ват­ка тиң ба­тыр.
Яу кил­гән­дә, ят җир­ләр­дә
Ятып кал­са, моң кай­тыр.
Ку­рай се­рен ачып хал­кым
Ри­ва­ять ит­кән аны.
Кү­рә, ку­рай­га бу­ял­ган
Яу ба­тыр­ла­ры ка­ны.
Ку­рай та­мы­ры­на кү­чеп,
Кан те­ле сөй­ли икән.
Сә­ли­мә­ләр, Зөл­хи­җә­ләр
Са­гы­шын көй­ли икән.
Кү­ңел­нең неч­кә кыл­ла­рын
Чир­теп уй би­рә шу­лай,
Яшә­еш­нең се­ре бу­лып,
Кү­ңел­гә ке­рә ку­рай.
 
Рафаил ХАФИЗОВ

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №5 (май, 2019)

Комментарийлар