Логотип «Мәйдан» журналы

Курай моңы (Укучыларыбыз иҗаты)

Курай моңыШаулый курай моңы туган яктаӘллә кайдан – гасыр төбеннән.Кайтавазлар булып, сихри көйләрБар дөньяны нурга иңдергән.  Чагыладыр кебек шул көйләрдәНәниләрнең көлгән тавышы.Туган җире...

Курай моңы


Шаулый курай моңы туган якта
Әллә кайдан – гасыр төбеннән.
Кайтавазлар булып, сихри көйләр
Бар дөньяны нурга иңдергән.
 
index
 
Чагыладыр кебек шул көйләрдә
Нәниләрнең көлгән тавышы.
Туган җире өчен җанын биргән
Батырларның соңгы сулышы.
Ишеткәндәй булам шул көйләрдән
Гашыйкларның йөрәк тибешен.
Еракларга киткән кыр казларның
Туган якка кайтып килешен.
Ишеткәндәй булам Алишны да,
Мусаның да үлмәс җырларын.
Тукай уйнап үскән урман назын,
Челтер-челтер чишмә акканын.
Шаулый курай моңы салмак кына,
Әллә кайдан – гасыр төбеннән.
Кайтавазлар булып, сихри көйләр
Бар дөньяны нурга иңдергән.
 

Сәер булды, никтер, язмышым...


Үткәннәрне уйлыйм, киләчәкне,
Сукмак ярып кая барышым?
Бәхет эзләп юлда адаштыммы?
Сәер булды, никтер, язмышым.
Якын дуслар тауга үрмәләде,
Яратышып оя кордылар.
Күңел белән мендем болытларга,
Хыял-кошлар юлдаш булдылар.
Сөю килде янып, дөрләп килде,
Ташлап китте бары яралап.
Шул яраны ямыйм гомер буе,
Тик булмады аны ямаулап.
Шагыйрь булып данны сәхнәләрдән
Алыр кебек идем үрелеп.
Җырлар белән кемдер күтәрелде,
Ә мин йөрдем кеше көлдереп.
Җырчы түгел, җырлый белмәгәнмен,
Рәссам иле әллә кайларда.
Бар өметем минем, бар җимешем –
Балам гына бүген дөньяда.
Үткәннәрне уйлыйм, киләчәкне,
Сукмак ярып кая барышым?
Бәхет эзләп юлда адаштыммы?
Сәер булды, никтер, язмышым...
 
Наил Габдушев,
Пермь өлкәсе, Барда районы, Каенавыл.

Комментарийлар