Логотип «Мәйдан» журналы

Кура җиләген нәрсә корыта?

Бу бәладән котылуның берничә юлы бар.Кура җиләге мул уңыш бирсен, сау булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Бу сорауга Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы бүлеге агрономы Айсылу Кама...

Бу бәладән котылуның берничә юлы бар.
malina
Кура җиләге мул уңыш бирсен, сау булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Бу сорауга Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы бүлеге агрономы Айсылу Камалетдинова җавап бирә:
— Кура җиләгенең ботакларына зарар китерүче бөҗәкләр әллә ни күп түгел. Иң еш очраганы — кура җиләге чебене. Ул ботакларның үзәгенә кереп яши башлый һәм шулай уңышка да, куакка да зыян китерә. Берничә ел эчендә куакны тәмам киптерүе ихтимал. Чебеннең кортларын җиләгендә күрергә була: алар аксыл төстә, 5 миллиметр чамасы.
Җәй башында куакларны игътибарлап тикшерегез. Бернинди сәбәпсез аларның очлары кибеп төшә башласа, димәк, бу - чебен кортларының “эше”.

Бу бәладән котылу өчен иң башта авыру ботакны корый башлаган урыныннан чак кына астарак кисәргә кирәк. Кура җиләге араларын казып чыгарга һәм шунда җәй буе чабылган яшел үлән салып тору яхшы булачак. Әгәр инде бу ысул белән чебенне җиңеп булмаса, инсектицидлар кулланыгыз. Яшь ботакларга да, куак төбендәге җиргә дә дару сиптерергә кирәк.


Фото: narodzdorov.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-gen-n-rs-korita-322535/

Комментарийлар