Логотип «Мәйдан» журналы

Кура җиләге өлгерә...

Аның яман шештән дә дәвасы бар.Галимнәр кура җиләгенең салкын тиеп авырганда гына түгел, ә яман шеш авыруы белән көрәшүдә табигый чара булуын исбатлаган.Американың Клемсон университеты белгечләре эчәк...

Аның яман шештән дә дәвасы бар.
37f5aca91c7a9d1faf254163e43e04f8
Галимнәр кура җиләгенең салкын тиеп авырганда гына түгел, ә яман шеш авыруы белән көрәшүдә табигый чара булуын исбатлаган.
Американың Клемсон университеты белгечләре эчәкләрендә яман шеш булган лаборатория җәнлекләренә кура җиләге ашаткан. Нәтиҗәдә, яман шеш күзәнәкләренең 90 проценты үлгән.
Чынлап та, кура җиләгендә яман шешкә каршы торучы матдәләр күпләп тупланган. Мәсәлән, бу җиләк организмның ялкынсынуына каршы йогынты ясый торган антиоксидантка бай булган ун ризык арасына керә. Моннан тыш, аның составында эллагин кислотасы да булуы ачыкланган.
— Әлбәттә, кура җиләге бик файдалы табигый ризык, яман шешнең үсешендә һәм аны профилактикалауда ярдәме тия. Тик аны тулысынча рактан дәвалаучы дару дип санарга ярамый, — ди Алтай крае онкология диспансерының профилактика кабинеты табибы Юлия Димитриади.
Кура җиләге - сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз. Анда В төркеме, С һәм Е витаминнары бик күп, шулай ук, калий, магний, фосфор, фолий кислотасы һәм тимер дә җитәрлек.

Фото: goodfon.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-ge-lger-343788/

Комментарийлар