Логотип «Мәйдан» журналы

Кура җиләге аспиринны алыштыра ала

Кура җиләге өлгергән чор да җитә.Кура җиләге — шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп җимеш ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. Кура җиләгендә кеше организмы өчен файда...

Кура җиләге өлгергән чор да җитә.
862da67a657c4e3a643abff3df2f1673Кура җиләге — шифалы үзлекләре ягыннан гаҗәеп җимеш ул. Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур. Кура җиләген юкә чәчәге, үги ана яфрагы белән кушып кулланырга да була. Ул имунитетны яхшырта.
Тагы, фитотерапевтлар һәм халык табиблары аспирин чыганагы итеп кура җиләге һәм кара карлыган яфраклары төнәтмәсен эчәргә киңәш итә. Моның сәбәбе — кура җиләгенең, аспиринныкы кебек үк, канны сыеклату үзенчәлегенә ия булуы.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-ge-aspirinni-alishtira-ala-349846/

Комментарийлар