Логотип «Мәйдан» журналы

Күңелемнең табигате…

Нәкъ менә табигать кебекМинем күңел дә.Кояш та бар, болыт та барКүңел күгендә. Кирәк чакта явып тораЯвымнары да…Чыгып тора җилләре дә,Давыллары да… Әйе, әйе, андый чакларЕш булып тора…Минем...

Нәкъ менә табигать кебек
Минем күңел дә.
Кояш та бар, болыт та бар
Күңел күгендә.
 
Кирәк чакта явып тора
Явымнары да…
Чыгып тора җилләре дә,
Давыллары да…
 
Әйе, әйе, андый чаклар
Еш булып тора…
Минем күңелдә яз, җәй, көз,
Кыш булып тора.
 
Бураннары чыгып тора…
Һәм тынып тора.
Күңелем бер бушап тормый,
Гел тулып тора.
 
Табигать гел үзгәрештә…
Күңел дә шулай.
Күңелемнең табигате
Нәкъ шундый бугай.
 
Табигатьнең бер төредер
Минем күңел дә…
Табигать төсле үзгәрде
Күңел бүген дә.
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) creativeart - ru.freepik.com


 

Комментарийлар