Логотип «Мәйдан» журналы

Күңеле керсез иде

Гомер баешына килеп җиткәч, шуңа ачык төшенәсең: гомер дигәнең сабан ту­ен­да бер бөтерелеп биеп алган кебек ке­нә икән.

Минем илле елга якын го­ме­рем газета редакцияләре диварлары ара­сын­да узды. Күпме юллар узылды, күп­ме кешеләр белән очрашырга, ара­ла­шыр­га, иңне-иңгә куеп иҗат итәргә ту­ры килде.
Хикмәт икән бу: кеше олыгая барган са­ен узган юлына ешрак борылып ка­рый, хәтер йомгагын сүтә-сүтә, кү­ңел төп­ке­лен­дә­ге хатирәләрен бар­лый. Йо­кы­сыз төн­нә­рем­дә мин дә кү­ңе­лем бе­лән Чал­лы каласының ГЭС бис­тә­сен­дә­ге биш катлы йортның беренче ка­ты­на – «Як­ты юл» газетасының элек­ке ре­дак­ция­се­нә кайтам. Килеп ке­рү­гә беренче бүл­мә­дә хат­лар бүлеге ур­наш­кан. Ре­дак­ция­гә язу­чы­лар, кала жур­на­лист­ла­ры еш ки­лә иде. Чөнки ул вакытта «Як­ты юл» ­ – та­тар те­лен­дә чыга торган бер­дән­бер га­зе­та. Бүген кулыма каләм алу­га, күз ал­дын­нан барысы да кино тас­ма­сы­дай узды.
…Менә ишектән ипле генә итеп, ак плащын кигән, тыңлаусыз кара чәч­лә­рен пөхтә итеп артка тараган Кадыйр Сиб­га­тул­лин килеп керде. Үзе төз гәү­дә­ле, башын бераз кырын салган, уй­чан. Сизелеп тора: күңелен нидер бор­чый. Ләкин ул тиз генә туарылып китә тор­ган­нар­дан түгел.
Ул да булмады, зур-зур атлап (аның Һәр минуты исәпле иде), кулына сум­ка тот­кан Нәҗип Мәдияров килеп кер­де. «Яңа шигырьләр булса, бирегез. Укып чы­гар­мын, авторларына хат җибәрермен», ­ – дип, ашыга-ашыга чыгып та китте. Ә әнә ул төз, озын гәүдәле, пөхтә итеп са­кал-мыек йөрткән, кулына кара папка тот­кан чибәр егет – ­Газиз Кашапов.
– Әдәбиятыбыз аксакалы Хәсән Ту­фан турында роман язам. Күп мәгълүмат тупладым, шагыйрьнең сөргендә булган урыннарын күреп кайттым, ­– дип, шат­лы­гын уртаклашырга килгән.
Күңелнең хәтер-тасмасы әйләнүен дә­вам итә. Менә бөтерчектәй җитез, коң­гырт бөдрә чәчле, бәхәсләшергә, эз­лә­нер­гә ярата, гел камиллеккә омтыла тор­ган яшь журналист Ирек Диндаров, тир­ләп-пешеп, басудан кайтып керде. Без аның белән бүлмәдәшләр идек.
­– «Гигант»тагы кыр эшләре турында ре­пор­таж яздым әле, агайне. Әйбәт чык­ты, әмма үтерически «баш» кирәк иде. Син­дә күп бит алар, әйт әле. Ә мин сиңа ши­гырь язармын. ­– Монысы ­– озын Һәм төз гәү­дә­ле, киң маңгайлы, халык те­ат­ры сәхнәсендә дә бик килештереп уй­нау­чы талантлы журналист ­– сөйкемле сөя­ге­без Гамир Гайфетдинов.
Эш көне башланган гына, сигез дә тул­ма­ган. Телефоннан мәгълүмат җыям дип, иртәрәк килгән көн. Шул арада ишек­тән базык, тулы гәүдәле Хәниф Хөс­нул­лин «тәгәрәп» килеп керде.
–­ Килгәнсеңдер дигән идем, тыңла әле, иртән генә яздым, ­ – дип, шигырен укыр­га тотынды. Кулларын болгый-болгый укый, битләре алсуланып чыккан, ул ин­де тыңлаучысы барлыгын да онытты. Ә мин әсәрләнеп тыңлыйм. Гади генә юл­лар, ә үзләре күңел кылларын зың­гыл­да­та, бәгырьне актара:
…Әкрен генә әнкәй җырлый,
Кеше тыңлар дип түгел,
Газеталар, радиолар
Мактап зурлар дип түгел…
Тавышы аның көчле түгел,
Тетрәнми ишек-өрлек,
Ә шулай да дөньядагы
Бар кеше ишетерлек…
Әкрен генә әнкәй җырлый, ­
Күңелгә моңы йога,
Тарала җилдән-җилләргә,
Тарала илдән-илләргә
Ярымҗыр,
Ярымдога ­–
Күңелгә моңы йога.
Үзем шигырь тыңлыйм, ә битемнән кай­нар яшь ага. Мәрхүм инәкәем авыл җыр­чы­сы иде… Хәниф әнисен бик яра­та, аңа багышланган башка ши­гырь­ләре дә бар…
Уйларымнан айнып китәм. Йа Раб­бым, мин телгә алган бу иҗат­таш­ла­рым­ның берсе дә арабызда юк инде. Ба­ры­сы да, ашкынып иҗат итәр чакта, бик ир­тә кит­те­ләр. Әле ярый мирас бу­лып әсәрләре кал­ды. Без дусларының кү­ңел­лә­рен­дә як­ты хатирәләр яши.
Әгәр исән булса, 2 нче февральдә ша­гыйрь, журналист Хәниф Хөснуллинга 75 яшь тулыр иде. Ә аның арабыздан ки­түе­нә уналты ел. Якын дуслар идек. Бик күп шигырьләренең беренче укучысы, бәя бирүчесе мин идем.
Беренче танышуыбыз 1963 елда бул­ды. Чаллы шәҺәре Һәм районының «Ком­му­низм байрагы» («Знамя коммуниз­ма») газетасының кабат Алабугадан Чал­лы­га «кайткан» чагы. Мин тәр­җе­мә­че бу­лып эшлим. Ул елларда ши­гырь язу­чы­лар күп иде. Бәхеткә, тәр­җе­мә газета бул­са да, басманың кы­рык про­цен­ты­на үз ма­те­риа­лы­быз­ны бас­ты­рыр­га рөх­сәт итте­ләр. Ши­гырь­лә­ре чыга баш­лау­га, ав­тор­ла­ры­быз күз­гә күренеп ак­тив­лаш­ты. Хәниф Хөс­нул­лин, Мөдәррис Әгъ­лә­мов, Разил Вә­ли­ев, Фәннур Сафин Һ.б. өметле каләм ия­лә­ре еш язалар иде.
Бер көнне баш күтәрми полоса укып утырабыз. Ишекне шакып, тәбәнәк буй­лы, бераз гына сипкелле, җирән чәч­ле, күзләреннән сабый балаларга хас эч­кер­сез­лек бәрелеп торган егет килеп керде.
­– Газетагызны шигырьләр белән чүп­ләү­че Хәниф Хөснуллин булам мин, ­– дип таныштырды ул үзен.
Тәрҗемә басманың редакторы Хә­нә­фи ага Маннанов иҗат кешеләренә бик игътибарлы иде. Сөйләшеп киттеләр. Егет кыю фикерле, белем багажы саллы кү­ре­нә –­ әдәбият дөньясында иркенләп йө­зә. Хәниф бер дәфтәр шигырьләр кал­ды­рып китте. Ә Хәнәфи абыйның ба­шы­на уй керде:
–­ Менә бит нинди өметле яшь­лә­ре­без бар! Әгәр дә әдәби берләшмә оеш­ты­рып, утырышларына Казан язучыларын ча­кыр­сак, булачак шагыйрьләребезгә иҗат өчен зур этәргеч булыр иде, –­ дип куйды.
Өлкән тәрҗемәче, үзе дә шигырьләр язучы, сугыш елларында редактор булып эшләгән Зәйнәп апа ҖиҺаншина бу фикерне күтәреп алды. Республиканың Язу­чылар берлегендә бу тәкъдимне хуп­ла­ды­лар. Озак та тормый, берләшмәнең бе­рен­че утырышы булды. Бу 1963 ел­ның ноябре иде, ахрысы. Беренче уты­рыш­ка Зәки Нури килде. Әдәби бер­ләш­мә җитәкчесе итеп ул Хәниф Хөс­нул­лин­ны тәкъдим итте. Күрәмсең, Язу­чы­лар берлегеннән үк искәртеп җи­бәр­гән­нәр. Чөнки Хәнифнең шигырьләре рес­пуб­ли­ка матбугатында да күренгәли иде.
Хәниф Хөснуллин ул чагында Бик­лән урта мәктәбендә укыта иде. Бу җә­мә­гать эшенә ул җиң сызганып алынды. Ат­на­га, яисә ике атнага бер редакциягә ки­леп, шигырьләр укый, анализлый, ай са­ен берләшмәнең утырышын үткәрә. Уты­рыш­лар­ның Һәркайсында олпат язу­чы­лар катнаша. Берләшмәдә күп ке­нә яшь талантлар каләм чарлады. Мө­дәр­рис Әгъләм, Разил Вәлиев, Фән­нур Сафиннар зур шагыйрь булып та­нылды.
1976 елда шәҺәр Һәм районда «Якты юл» исемле беренче саф татар га­зе­та­сы чыга башлады. Хәниф Хөснуллин әле бүген дә чыгып килүче бу басмага нигез салучыларның берсе булды. Авыл хуҗалыгы бүлеген дә җитәкли иде ул. Басу-кырдан кайтып кермәсә дә, шигырь сөючеләр белән шөгыльләнергә вакыт таба иде. Кече күңелле, садә җанлы, хәй­лә-мәкернең ни икәнлеген дә белми тор­ган Хәниф тирәсеннән кеше өзелеп тор­ма­ды; кемгәдер киңәшен бирер, га­дел­лек­не якларга ярдәм итәр, шигырь сөю­че мәктәп балалары белән нәкъ менә алар телендә аңлашыр иде.
Редакция планеркаларында атна дә­ва­мын­да чыккан саннарга чиратлашып кү­зә­тү ясау гадәте бар иде. Хәнифнең чи­ра­ты җитсә, күңелгә шом керә. Чөнки, кем булуга карамастан, язмаларда ким­че­лек­ләр таба. Кем әйтмешли, туры сүзе таш яра, сырланып, сырпаланып то­рыр­га яратмый. Шул ук вакытта дус­лар­ча акыл­лы итеп киңәшен дә бирә.
Мин белә-белгәннән бирле, Хәниф, нин­ди­дер билгесез көч әйдәгәндәй, уй­ла­ры белән нәрсәдер эзләде, кү­ңе­ле бе­лән каядыр ашкынды. Кем­нәр­дер сал­ган сукмактан атлау аны канә­гать­лән­дер­мә­де. «Якты юл»дан китеп, тө­зе­леш­ләр­дә эшләде, Минзәлә районы га­зе­та­сын­да каләмен сынады Һәм кабат без­нең редакциягә кайтты. Әнә шул эз­лә­нү-бәргәләнүләре, вакыт-вакыт кер­сез кү­ңе­ле­нең тулып ташулары сә­бәп бул­ган­мы, хәмер белән юанырга ом­ты­лу­ла­ры да булды. Бу аның ал­тын­га тиң ва­кы­тын йотты, каләм куә­тен сү­рел­дер­де. Озак еллар фатир алалмавы, гаиләсе, ба­ла­ла­ры булмавына да эчтән көйде, тыш­тан белдермәскә тырышты. Ул әр­нү­лә­ре аның кайбер шигырьләрендә дә ча­гы­лып китә.
Туксанынчы еллар башында Хә­ниф­не каты авыру урынга екты. Те­ре­лер­лек түгел, диделәр. Сеңлесе та­ныш­ла­ры аша аны Түбән Кама ши­фа­ха­нә­се­нә салды. Рәшит Бәшәр, Хәмит Мө­хәм­мәт­шин, Да­мир Вәгыйзов, Йосыф Җо­ман­голов­лар белән бергә аның хә­лен бе­лер­гә ба­руы­быз хәтердә. Хәле авыр бул­ган­лык­тан, янына берәмләп ке­нә керт­те­ләр. Хә­ниф бик ябыккан, хәл­сез­лән­гән иде. Шу­лай да елмаеп: «Яши­без әле, эшләр тө­гәл­лән­мә­гән бит», – ди­де. Ки­лүе­без­гә ихластан сө­ен­де. Ул, чын­нан да, авыруын җиңде, ак­рын­лап тә­мам тернәк­лән­де. «Якты юл»­да кабат бергәләп эшләдек.
Сабыйларча саф күңелле, пакь җан­лы, әрсезлекне белми торган зат иде Хә­ниф. Бер вакыйга гел истән чыкмый. Са­бан туеннан репортажны чиратлашып яза идек. Ул елны редактор бу эшне Хә­ниф Хөс­нул­лин­га йөкләде. Дүшәмбе эш­кә кил­дек, репортаж көтәбез. Хәниф җит­ди, зур мәкаләләрне өендә язып килә иде. Төш вакыты якынлашып килә, ә ул Һа­ман кү­рен­ми. Редакторыбыз Халидә Го­мә­ро­ва, хәлен белеп кайтырга дип, аның яны­на Д.Мирзаяновны җибәргән. Әм­ма Хәниф аңа ишеген ачмаган. Миңа:
–­ Барып кайт әле, ни булмас, бәлки, чирләп ятадыр. Сине тыңлый бит ул, ­ – ди­деләр.
Мин килгәндә, фатирының ишеге ачык иде. Хәниф йоклый. Күрәсең, ул ал­да­гы көнне яхшы гына «бәйрәм иткән». Өс­тәл­не җыештыргач, Хәнифне уя­тыр­га ке­реш­тем. Бүлмәсендәге ки­тап­лар­ның күп­ле­ге­нә хәйран калырсың. Идән­дә дә, өс­тәл­дә дә бите ачылган, кә­газь кыс­ты­рыл­ган, тамга ясалган ки­тап­лар ята. Ти­рән белем, бик күп нәр­сә­ләр­дән хәбәрдарлыкны шу­лар­дан «чу­мы­ра» икән бу, дип уйлап куйдым. Шу­лар ара­сын­нан Сабан туенда язган блокнотын та­бып алдым да, редакциягә кайтып, ре­пор­таж язарга утырдым.
Бәйрәмне үзем дә күргән идем бит. Әлләни тырышасы да булмады. Хәниф бәйрәм барышын җентекләп язган, ин­тервьюлар алган, исем-фамилияләр яры­лып ята. Пөхтәлек, төгәллек искитмәле. Күчереп кенә яздым да мәкалә ахы­ры­на «Х.Хөснуллин» дип куйдым.
Үземә эләкте соң яңадан. «Ник ми­нем фамилияне куйдың, мәкаләне бит син язгансың?» –­ дип пыр туздырды. «Ке­ше хакына керәсем юк», – дип, го­но­ра­рын да алмады. Шулай итеп, ул чакта дус­лы­гы­быз аздан гына бозылмыйча калды. Ә бү­ген мин шул көннәрне сагынып ис­кә алам.
Шушы язмамны әзерләгәндә, мин Хә­ниф­нең сыйныфташы ­– район ве­те­ран­нар советы рәисе Гөлфидә Гый­ния­тул­ли­на белән сөйләшеп-әңгәмәләшеп утырдым.
– Хәниф белән мәктәптә дә, ки­тап­ха­нә­че­ләр техникумында да бергә укыдык. Искиткеч саф күңелле, хыялый иде ул. Кеч­ке­нә­дән шигырьләр язды. Бер генә стена газетасы да аның шигыреннән баш­ка чыкмады. Бик матур, тигез, Шәң­гәл­че­нең үрнәк гаиләсендә үсте ул. Әни­лә­ре җырчы иде, шигырьләр дә чы­гар­ды. Өйләрендә хәтта кычкырып та сөй­ләш­мә­де­ләр. Хәнифнең күңел пакь­ле­ге, белемгә омтылуы, таланты ка­ле­бен­нән килә. Исән булса, әле бик күп ки­тап­ла­ры дөнья күргән булыр иде, –­ ди­де Гөлфидә Рәүфовна.
Х.Хөснуллин Татарстан Язучылар бер­ле­ге әгъзасы иде, дүрт китап чыгарды. Аның турында язарга ниятләгәч, ки­тап­ла­рын кабат кулыма алдым. Шигырь-поэ­ма­ла­рын укый башлаган идем, аерыла ал­мыйм. Әйтерсең лә, беренче тапкыр укыйм. Чыннан да, Шәңгәлче авылы еге­те Хәниф Хөснуллин зур талант иясе бул­ган икән. Бу хакта без аңа үзе исән чак­та әйтә алдык микән…

ЗаҺидә НӘБИУЛЛИНА,

 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

 

 


«Мәйдан» № 1, 2010 ел

 

 

 

Комментарийлар