Логотип «Мәйдан» журналы

"Күңел" радиосы 19 яшен бәйрәм итте

1 август көнне "Күңел" радиосының туган көне уңаеннан зур бәйрәм узды. Фото: http://shahrichalli.ru/tt/Бәйрәмне ишегалдында гына уздырсалар да, кунаклар күп җыелган иде.Чараны Райнур Вахит белән Гөлия...


1 август көнне "Күңел" радиосының туган көне уңаеннан зур бәйрәм узды.


a045a6e4e02e85ca1e570199148fa478_XL Фото: http://shahrichalli.ru/tt/
Бәйрәмне ишегалдында гына уздырсалар да, кунаклар күп җыелган иде.
Чараны Райнур Вахит белән Гөлия Хәйдәрова халык каршына чыгып башлап җибәрде.

— Күңелгә бүген — 19 яшь. Ә сезгә?
— Безгә дә 19! – ди халык.
— Бәйрәм белән дуслар!
Рәсми өлештә Татмедиа Акционерлык җәмгыяте филиалы Чаллы ТВ Телерадиокомпаниясе” җитәкчесе Зөфәр Вахит улы Дәүләтшин, “Татмедиа Акционерлык җәмгыятенең Радиолар департаменты” башлыгы Алмаз Миргаязов сәламләделәр, котлау сүзләрен җиткерделәр.
Аннары концерт башланды. Җыелган кунаклар алдында Илнур Гомәров, Рузилә Бикова, Айгиз Әхмәтов, Миләүшә Хуҗина, Азат Зартдинов, Муса Камалов, Лия Харасова, Сәрия Нәбиуллина кебек танылган җырчылар чыгыш ясады.
Шунда ук сый-нигъмәт тулы өстәлләр дә тезелгән иде. Радиотыңлаучылар бик күп күчтәнәчләр алып килгән. Бу матур итеп бизәлгән бәлеш, төрле пирог, төш, чәк-чәк, кош теле, торт-кәнфитләр арасында бәйге игълан ителгән.  Иң тәмле һәм матур итеп бизәлгән татар сый-нигъмәте ияләрен махсус бүләкләр көтә иде. Җиңүчеләрне халык, тамашачы кул чабып, алкышлар белән үзе сайлады. Беренче урынны Нурия Латыйповага бирделәр. Икенче урынны ике кеше бүлеште: Нурия Гыйлметдинова белән Зөлфирә Хөсәенова.
Җиңүчеләр Чаллы телерадиокомпаниясеннән махсус сувенирлар һәм иганәчеләрдән татлы бүләкләр белән бүләкләнде.
Шулай итеп бәйрәм тәмамланды.  “Күңел”— ул безнең күңелләрдә!" — дия-дия халык таралды.
Бәйрәмең белән, "Күңел".
28 012

28 015
28 020

 
 

Комментарийлар