Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел галәмендә һич тынгы юк

Күңел галәмендә һич тынгы юк –Кабына да сүнә йолдыз-уйлар.Теләк теләп өлгерәлми йөрәк,Кабына да сүнә… елгыр еллар.Ә яшь чакта, һай, өлгерә идек!Әллә күпме алдан күрә идек,Сөю көтә анда, бәхет, диеп,Йо...

Күңел галәмендә һич тынгы юк –
Кабына да сүнә йолдыз-уйлар.
Теләк теләп өлгерәлми йөрәк,
Кабына да сүнә… елгыр еллар.
Ә яшь чакта, һай, өлгерә идек!
Әллә күпме алдан күрә идек,
Сөю көтә анда, бәхет, диеп,
Йолдыз тамган якка йөгерә идек…
Күңел галәмендә һич җылы юк,
Шул ук кояш ласа… Без – тирәли.
Йөрәктәдер хикмәт, йөрәктәдер,
Җылы алып җанга өлгерәлми…
 

Сирень ЯКУПОВА


Фото: https://ru.freepik.com/


«Мәйдан» № 12, 2018 ел

Комментарийлар