Логотип «Мәйдан» журналы

Кулга ияләшкән язлар яна

Кулга ияләшкән язлар яна.Апрель жиле куа көл исен.Исәрлегем яна. Яндыралар.Яна дөрләп җанда боз-хисем.Ялгызлыгым яна – бүген аныАлаша дип кемдер җикте ялгыш.Юрга идем, ярсу идем ләса.Минсез бу яз, мин...

Кулга ияләшкән язлар яна.
Апрель жиле куа көл исен.
Исәрлегем яна. Яндыралар.
Яна дөрләп җанда боз-хисем.
Ялгызлыгым яна – бүген аны
Алаша дип кемдер җикте ялгыш.
Юрга идем, ярсу идем ләса.
Минсез бу яз, минсез бүген ярыш.
Урамнарда, көл исенә исереп,
Өрәк-җилләр генә йөри бары.
Кулга ияләшкән язларымда
Кара кандай эри апрель кары.


Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар