Логотип «Мәйдан» журналы

Кул тыкмассың, яме!

Шаян хикәя.

Гамил белән Шамил дуслар. Фикер-карашлары да бер-берсенең өстенә чат ябыша.
Кыскасы, бер агачтан ярып шомартылган такталар дип әйтергә була боларны. Уртак баганалары бар – икесе дә язучылар. Ун очракның берсендә булса да гәҗит укучыларын йә елаталар йә көлдерәләр. Аерма шунда: Галим – редактор. Шамил редактор түгел. Шамилнең борынын тыгып карамаган эш төре калмады. Шуңа борыны унөч градус сул якка кәкре калды. Берара югалып торды әле. Менә тагын гәзиткә нидер алып килгән. Сайланып тору юк – Гамил эшләгән гәҗиткә. Дусты бит.
– Кемне күрәм? – дип елмаеп, килгән саен, аркасыннан кагып-кагып кочаклап каршы ала аны редактор.
– Материал китердем, – диде Шамил эре генә. Беренче сүзе шул.
Гамил белә. Материал китерәсе билгеле. Шулай да гаҗәпләнгәндәй кыяфәт ясап:
– Шулаймыни? Әйбәт. Бик әйбәт. Синең язмаларыңа һәрвакыт урын түрдән, – дигән булды.
– Тегесен чыгармадың бит әле.
– Кайсысын ул? – редактор шундук каршында яткан гәзиттән тиз-тиз Шамилнең язмасын эзли башлый.
– Жириновский турындагысын.
– Юктыр-юктыр.
– Бер битлек материал иде.
Гамил өченче гәҗиттән булса да кирәкле язманы табып алды:
– Менә бит, – диде ул башта Жириновский фотосын, аннары Шамилнең фамилиясен бармаклары белән бер-ике тапкыр шапылдатып.
– Шушымыни?! Чыпчык күзе хәтлек калган. Бигрәк тунагансың.
– Чыпчык күзе түгел, ярты бит. Әйбәт кенә. Чәк кенә кул тыктым, Шамил. Кабатланганрак җирләре бар иде. Аннары ни... кызып китеп артыгын да язып ташлагансың.
– Берние дә артык түгел иде, минемчә.
– Үзең беләсең бит, гадирәк язарга кирәк. Артык тирәнгә кереп,авырайтып бетермә. Берничә чагыштыруларыңны төшереп калдырдым. Укучыга аңлашылып бетми.
– Тәмам бозылып беттең син, Гамил. Редакторлыгыңны күрсәтүеңме бу синең, аңламыйм. Элек бер дә мондый түгел идең, – диде Шамил.
– Элек дип, элек аның кешесе, укучысы да башка иде. Замана үзгәрә. Тиз кирәк, кыска кирәк. Укыдың, шәлт-вәлт – аңлашылды. Хәзер бит ике генә вариант. Бура бурашлы кебек. Бурыйбыз-турыйбыз. Агачның үзәге – кәүсәсе генә кирәк . Яфраклар белән артык бизәмә. Аннары ни, сиңа да, безгә дә, кайтавазы артык бәрелә торган булмасын. Начары дим. Үзең беләсең бит инде...
Шамил килешмәде.
– Гади кирәк дип тәмам юләргә чыгарып барасыз бугай инде халыкныЭ, –  дип кулларын селки-селки чыгып китте редактор бүлмәсеннән.
Көне буе уйланып йөрде. Дөресен гаделен язарга яраткан йөрәк дустының бу сүзләрен кабул итә алмады.
– «Язам. Үзем теләгәнчә язам», – дип үз үзе белән сөйләшеп, талашып, тәгаен бер нәтиҗә ясады. Күңелендәге ачуын-начарын барысын да чыгарып түкте.
– О-о, шәп булды, – дип горурлангандай да итеп куйды язганнарына шатланып.  Икенче көнне иртән барып дус редакторының өстәленә дә алып килеп ташлады.
– Кул тыгасы булма. Ничек бар шулай чыксын, яме. – Шамилнең күзләрен күреп Гамил аны-моны әйтергә базмады.
– Ярар. Тыкмам, – диде...
Шулай итеп ничек бар, сүзе дә үзгәрмичә язма дөнья күрде. Әй сөйләделәр, и укыдылар. Язма чынлап та шәп иде – дөресе язылган бит.
Гамил Шамилнең килгәнен көтте.
Бер атнадан соң гына күренде тегесе. Яңа материал алып килгән. Кәефе чамалы.
– Ну? Канәгатьме? – дип сорады ул ваемсыз кыяфәт белән. – Кул тыкмадым бу юлы.
Шамил озак кына дәшми торды. Тәрәзә төбендәге гөлләрне барлады.
– Сөмсөрең коелган, берәр нәрсә булмагандыр бит?
– Теге, ни... Кызып киткәнмен бит әле мин, Гамил...
– Әйбәт материал, минемчә... – бер минутлык тынлык. - Әллә ошатмадылар?
– Ошаттылар... – диде Шамил, гөл төбендәге чүпләрне алгалаштырды. – Мактадылар...  Килсә, администрациянең бусагасыннан үткәрәсе булмагыз, дигәннәр. Үзең беләсең бит, хатын шунда эшли... Анысы озак уйлап тормады, куып чыгарды мине өйдән.
Гамил үзе дә сизмәстән көлеп җибәрде.
– Тагын берәр нәрсә алып килдеңме соң?
– Әйе... Ничек төзәтәсең килсә, шулай төзәтерсең инде монысын, яме. – Шамилдән дә мескен кеше юк иде ул минутта.
 

Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

 

Комментарийлар