Логотип «Мәйдан» журналы

«Кул изәсәм, син килерсең төсле...»

Кул изәсәм, син килерсең төсле,Син белерсең төсле хәлләремне.Күлмәгемнең кай төслесен киепКаршы алыйм: агын, зәңгәренме?Нинди сүзләр табыйм? Сүз югында,Мин эндәшмим бары. Күнегелде.Керфекләрең тибрәнс...

Кул изәсәм, син килерсең төсле,
Син белерсең төсле хәлләремне.
Күлмәгемнең кай төслесен киеп
Каршы алыйм: агын, зәңгәренме?
Нинди сүзләр табыйм? Сүз югында,
Мин эндәшмим бары. Күнегелде.
Керфекләрең тибрәнсә дә, ләкин
Белеп торам барыбер күңелеңне.
Ул күңелдә бик еш яңгыр ява,
Һәм тупыллар җилдә күбекләнә.
Кемдер иңри: «Кайт, – дип, – сагындың бит…»
Кемдер тирги: «Җитәр… үгетләмә…»
Ничә еллар бер үк көйгә үрли
Киштәләрне сарган үрмәгөлең…
Кул изәсәң, мин килермен, әйт тик,
Кай төслесен киим күлмәгемнең?
Һәм сүзләрнең кайсыларын сайлыйм,
Бар хәйләләр җуйганнан соң көчен,
Бу мәхәббәт, җилдән җиңел калып,
Кочагыңда яши алсын өчен?
 

Луиза ЯНСУАР


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар