Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмараның Бал спасы ярминкәсендә "аю" биеттеләр

Кукмарада Бал спасы ярминкәсе үткәрелде. Фото: "Наш Кукмор"Район  умартачылары, сыек һәм кәрәзле бал белән бергә бал икмәге, чәчәк серкәсе, ана корт сөте, балавыз һ.б. тәкъдим итте. Бәяләр узган елдаг...

Кукмарада Бал спасы ярминкәсе үткәрелде.

ба1(6) Фото: "Наш Кукмор"
Район  умартачылары, сыек һәм кәрәзле бал белән бергә бал икмәге, чәчәк серкәсе, ана корт сөте, балавыз һ.б. тәкъдим итте. Бәяләр узган елдагыча калган.
 
Умартачыларның исемнәре, кайсы авылдан килүләре язылган такталар да урнаштырылган иде. Балны авыз итеп карарга мөмкинлек тудырылган.
ба2(3)
Мәйдан гөрләде. Элеккеге заманнардан калган гадәт буенча “аю биетү” күренеше дә булды хәтта. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар, район үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр катнашындагы күңелле концерт рух күтәренкелеге өстәде. Район башлыгы Сергей Димитриев та бу чараны бәйрәм дип атады. Ярминкә белән якыннан танышып чыкканнан соң, ул: “Бал ярминкәсе былтыр беренче тапкыр үткәрелгән иде, инде хәзер күркәм традициягә әверелеп бара, - диде үзенең котлау чыгышында. - Умартачыларның үз хезмәтләрен тәкъдим итү бу. Кечкенәдән белеп үстек: аларның эше бик авыр, үзенчәлекле, кортларны көн дә карап-тәрбияләп торырга кирәк, ташлап беркая да китеп булмый. Зур рәхмәт аларга. Умартачылык буенча районыбыз алда барсын, бәйрәм гомерле булсын иде”, - дип теләде Кукмара районы башлыгы.
ба4(1)
 

Бу хакта kukmor-rt.ru сайты хәбәр итә.

Комментарийлар