Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмарада йортларны су баскан

Кукмара эшчеләр бистәсендәге биш шәхси йортны су баскан – Норма елгасы ярларыннан ташыган.Йортчыларның кыен хәлдә калулары турындагы хәбәр 18:35 сәгатьтә керә. Коткару хезмәткәрләренә йортта яшәүчеләр...


Кукмара эшчеләр бистәсендәге биш шәхси йортны су баскан – Норма елгасы ярларыннан ташыган.



EYuEb-tMnRY
Йортчыларның кыен хәлдә калулары турындагы хәбәр 18:35 сәгатьтә керә. Коткару хезмәткәрләренә йортта яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килә. Аерым алганда, әлеге йортларның икесендә яшәүче дүрт кеше эвакуацияләнгән. Алар арасында йөри алмый торган инвалид һәм бер бала да булган. Барысын да җирле кунакханәгә урнаштырганнар.
Иртән әлеге урыннан суның китүе күзәтелгән. Җир кипшергәч эвакуацияләнгән йортчылар өйләренә кайтарылачак.

Комментарийлар