Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмара музеенда “Бүләк итү” көннәре бара

Кукмара музее үз фондын тулыландыру максаты белән "Бүләк итү" акциясе уздыра. Акция 15 майга кадәр дәвам итәчәк.Музейга: Төрле чор кием-салымы (милли һәм көндәлек), хатын-кызлар бижутериясе, уенчыклар...


Кукмара музее үз фондын тулыландыру максаты белән "Бүләк итү" акциясе уздыра. Акция 15 майга кадәр дәвам итәчәк.



dsc03749
Музейга: Төрле чор кием-салымы (милли һәм көндәлек), хатын-кызлар бижутериясе, уенчыклар, сувенирлар, көнкүреш предметлары, документлар, открыткалар, фотосурәтләр (борынгы, совет чоры, Кукмара күренешләре), совет чоры техникасы кабул ителә.
Бүләк ителгән экспонатлардан 16 майда күргәзмә оештырылачак һәм “Эксклюзив” (иң уникаль предмет), “Иң борынгы предмет”, “Легенда” (иң кызыклы тарихы булган предмет) номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар