Логотип «Мәйдан» журналы

«Күккә ашкан наратлар да...»

Күккә ашкан наратлар даБездән биек.Әйт инде син шуннан:«Мин бит – кеше!» – диеп.…Кисеп ега алаЗур агачны кеше.Кеше исеме хәрәм,Тик шул булса эшең.Кеше үзе теләпҮстерә ала урман.Мин кайсысы шуның?Диеп...

Күккә ашкан наратлар да
Бездән биек.
Әйт инде син шуннан:
«Мин бит – кеше!» – диеп.
…Кисеп ега ала
Зур агачны кеше.
Кеше исеме хәрәм,
Тик шул булса эшең.
Кеше үзе теләп
Үстерә ала урман.
Мин кайсысы шуның?
Диеп уйлап торам.
Күккә ашкан наратлар да
Биек бездән.
Сез нишләрсез, бу сөальне
Сорасалар сездән?..
 

Илдар КЫЯМОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар