Логотип «Мәйдан» журналы

Күке күзе

Сәрдә эзләп йөреп арыганда,Ачыкканда үзәк өзелеп,Әйтә иде әнкәй хәл алганда:«Җыеп аша күке күзе», – дип.Күке күзе дигән чәчәкләрнеңАшап кына нечкә сабагын,Онытканга күптән икмәк тәмен,Туймый иде һич т...

Сәрдә эзләп йөреп арыганда,
Ачыкканда үзәк өзелеп,
Әйтә иде әнкәй хәл алганда:
«Җыеп аша күке күзе», – дип.
Күке күзе дигән чәчәкләрнең
Ашап кына нечкә сабагын,
Онытканга күптән икмәк тәмен,
Туймый иде һич тә тамагым!
Шул чагында нәрсә кичергәнмен,
Кырык елда ниләр күргәнмен –
Сөйләр сезгә шуның иң кирәген
Күзләремә сеңгән тирән моң…
…Тын урманда бүген шул үләннең
Шәмәхәсен өздем, күкселен…
Нишләгәндер, белмим, күңелләрем:
Үзем өздем, үзем үкседем…
 

Рифкать ЗАКИРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) tirachard - ru.freepik.com

Комментарийлар