Логотип «Мәйдан» журналы

Краснодар краенда курортта ял иткән өчен акча җыя башладылар

Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы (курортный сбор) түли башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәк губернаторы Вениамин Кондратьевка сылтама ясап хәбәр итә. Фото: архив tatar-informКурор...

Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы (курортный сбор) түли башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәк губернаторы Вениамин Кондратьевка сылтама ясап хәбәр итә.
30.05.2016 - Пляж Фото: архив tatar-inform
Курорт җыемын Кубаньда яшәүчеләр, аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәте ветераннары түләмәячәк, диде Кондратьев. Башка туристларга аның күләме тәүлегенә 10 сум тәшкил итәчәк, дип төгәллек кертте ул.
Курорт җыемын Анапа, Геленджик, Горячий Ключ, Сочида һәм Туапсе районындагы дүрт курортта түләтәчәкләр. Акчаны килгән көнне үк пансионат, кунакханә һәм шифаханәләрдә тапшырырга кирәк.
Җыелган бөтен акча шәһәр һәм район муниципалитетларына тапшырылачак, дип ышандырды төбәк башлыгы.
Курорт җыемын быелның 1 маеннан эксперимент рәвешендә Кырымда, Краснодар, Ставрополь һәм Алтай крайларында түли башладылар. Әмма ул 1 майдан Алтай краендагы Белокуриха территориясендә һәм Ставрополь краеның Ессентуки, Железноводск, Кисловодск, Пятигорск курортларында гына гамәлгә керде. Кырымда курорт җыемын 2019 елның 1 маеннан түли башлаячаклар.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар