Юл кырындагы ялгыз агачта козгын утыра.

 

Козгын. Озын томшыклы, үзе чем-кара. Каурыйлары кояш яктысында шундый матур елкылдый. Очканда да башка кошлардан аерыла. Ниндидер сихри көчкә ия диярсең.
Ләкин нигә соң бу кошны берәү дә яратмый? Юл буеннан кайтып килүче кыз әнә шулай уйлады. «Козгын кычкырса — кайгыга», — диләр. Әнисе дә бик еш кабатлый иде бу сүзне.
— Баш түбәсендә генә козгын кычкырды. Әй Ходаем, ни көтәдер безне? — дип ачыргаланыр иде. Икенче көнне үк йә бер оя казны төлке сөйрәр, йә үзе, каты чирләп, урынга егылыр иде. Ә менә хәзер баш очында шул ук козгын бөтерелә. Ни әйтергә тели ул?!
Кыз бераз гына шикләнсә дә, моның ише юрауларга, күрәзәләргә ышанмый. Хәтта ничектер көлебрәк тә карый иде: «Нилектән кайгы китерсен ул. Аннары, мине берни дә сагалап тормый бит. Тормыш белән алыш-бирешем дә юк». Кыз үзе шул сүзләрне кабатласа да, күңеле бөтенләй башкача уйлый иде. Нәрсәнедер сизә. Җил-давылга, яңгырга охшаш. Ләкин нәрсәне?!
Кыз, авыр уйларыннан арынырга теләп, юл буенда үскән чәчәкләрне җыя башлады.
Бигрәк матурлар шул алар. Зәп-зәңгәр кыңгыраулар. Аларның тавышы бөтен сагышны юып алырлык.
— Йә, күп өзмәм. Бүлмәмә куярлык булса, шул җиткән, — дип, чәчәкләр белән дә сөйләшеп алды. Инде китәм дип кузгалганда, күзе кинәт офыкка төште. Офык читеннән кызарып кояш баеп килә иде.
Шәфәкъ. Кичке шәфәкъ. Тыныч кына, оялчан кызлардай, кояш бата. Кыз кулындагы чәчәкләр көенә тирбәлә-тирбәлә, кояш бата. «Нинди матур син, дөньям!» — дип кычкырырга әзер иде ул бу минутта.
Чү! Кыз кинәт сискәнеп китте. Кояш… кып-кызыл… кан ич бу.
— Тукта! Козгын, хәзер инде менә шәфәкъ… Ни әйтергә тели алар? Кыз тиз генә үз-үзен кулга алды: — Йә, ярый. Кайтырга кирәк. Юл күп калмады инде. Тар сукмакны гына үтәсе дә, аннан — өйдә дигән сүз. Юкка борчылам ла мин. Кинәт:
— Әй, кызый! Чәчәкләрне безгә җыйдыңмы? — дигән ярсулы тавыш уйларын бүлде. Каршында берсеннән-берсе таза дүрт егетне күргәч, кыз аңсыз калды. «Кемнәр болар? Нәрсә кирәк аларга? Козгын, шәфәкъ, җил-давыл…»
— Нигә төсең китте? Кара, братан, бездән ояла бугай ул.
– Юк, кызлар оялмый алар. Күрмисенмени? Чәчәкләр дә безгә, — дип, оятсыз елмаю белән кыз кулыннан чәчәкләрне йолкып алды.
— Ә мин сине беләм. Недоступная булып кылана идең. Йә, бар инде хәзер. О-о, чәчәкләр. Яратам аларның хуш исен, — дип, чәчәкләрне таптый, изә башлады, һәм бигрәк тә кызны…
Җил-давыл, козгын, шәфәкъ. Менә ни әйтергә теләгәннәр алар. Моннан да нык ерткычлык, моннан да нык вәхшилек була алыр микән?
Юлда изелгән чәчәкләр: таҗлар коела, яшь ага. Рәнҗетелгән күңелдән елгадай яшь ага. Ни өчен? Болыннарга ямь өстәгәне өченме, тормышны, кешеләрне яратканы өченме?
Баш очында таныш тавыш ишетелде. Козгын, тагы козгын. Төшме бу, әллә өнме бу? Ни көтә мине тагы, ни?! Дусмы син миңа, әллә дошманмы? Кайгы телисеңме, әллә «сак бул!» дип искәртәсеңме?
Әйе, күп булыр әле алар синең юлында. Тормыш сынавы белән бер генә очрашмассың әле. Нык бул! Вак җанлы кешеләр янында саф, чиста күңелле булып кала бел!

 

Гөлия ХӘЙДӘРОВА.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга