Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге... спирт ярата

Хуҗабикәләргә* Кадак яхшы керсен өчен очын үсемлек маена манып алырга кирәк. * Алебастрга сөт кушып бутагач, ул озаграк ката һәм аның белән ярыкларны ямау җайлырак.* Обой ябыштырылган бүлмәдә берничә...


Хуҗабикәләргә


* Кадак яхшы керсен өчен очын үсемлек маена манып алырга кирәк.

 * Алебастрга сөт кушып бутагач, ул озаграк ката һәм аның белән ярыкларны ямау җайлырак.

* Обой ябыштырылган бүлмәдә берничә көн тәрәзәне ачмавың хәерле. Югыйсә, ул куышланып, җыерчыкланып кибәчәк.

* Ачык төстәге обойлар бүлмәне зурайтып күрсәтә.

* Ванна бүлмәсендә һава йөрү өчен “вытяжка” куярга иренмәгез. Ул артык дымлылыктан һәм күгәректән коткарыр.

* Кара төстәге мебельгә тузан кунмасын дисәң, аны “антистатик” сиптерелгән чүпрәк белән сөртегез.

* Кафель араларына утырган пычракны составында хлор булган чистарткыч һәм щетка белән тазартырга була.

* Тәрәзә пыяласын сабын белән юмагыз. Чөнки ул пыялада пленка барлыкка китерә һәм озак вакыт юылмый теңкәгә тия.

* Линолеумны кайнар су белән юарга ярамый, югыйсә, ул томсалана.

* Көзгене спиртлы яисә кырыну өчен күбек сөртелгән чүпрәк белән тазартсагыз, ул озак чиста һәм матур торыр.

 

 
Автор: Ләйсән Якупова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар