Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге чык тамчылары

Алсу тамчы саркый миләшләрдән,Чал кояшлы көзге көн балкый.Беркемем юк янда сердәшләрдән,Бәгыремне сагыш-моң талкый,Хәтер тәрәзәсен кем шакый?..Кызгылт чыклар тама баланнардан,Чаганнардан сары коела.Ял...

Алсу тамчы саркый миләшләрдән,
Чал кояшлы көзге көн балкый.
Беркемем юк янда сердәшләрдән,
Бәгыремне сагыш-моң талкый,
Хәтер тәрәзәсен кем шакый?..
Кызгылт чыклар тама баланнардан,
Чаганнардан сары коела.
Ялгыз узган чакта аланнардан
Ялгызлыктан җаным кыела,
Салкынлыктан каным куера.
Пакь тамчылар – кыяк, күрәннәрдә,
Яшькелт чыклар – яшел курпыда;
Еллар авыр, айлар сүрән мәлдә,
Мин ни эзлим такыр-буш кырда?
Ул дөньяда, бәлкем, юктыр да?!
Әнкәм яше төсле тере тамчы
Сүс-кылганда тора шәйләнеп;
Күңелләрем тулып түгелгәнче,
Күз тутырып карыйм әйләнеп:
Әллә кабат күрәм, әллә юк?..
 

Рифкать ЗАКИРОВ

Комментарийлар