Логотип «Мәйдан» журналы

Көздә бер мәл

(«Ел фасыллары» циклыннан)Бөтен тирә хәрәкәтсез,Дөнья тынып калган сыман.Күл өстендә каз мамыгыЙокысына талган сыман.Мәрткә киткән тал, ярлары,Сызгырмый бер курасы да.Ак болытлар туктап калган,Җитеп к...

(«Ел фасыллары» циклыннан)
Бөтен тирә хәрәкәтсез,
Дөнья тынып калган сыман.
Күл өстендә каз мамыгы
Йокысына талган сыман.
Мәрткә киткән тал, ярлары,
Сызгырмый бер курасы да.
Ак болытлар туктап калган,
Җитеп күлнең уртасына.
Гаҗәп тынлык.
Сихри тынлык...
Шунда кинәт сизеп калдым:
Камышлыклар арасыннан
Йөз күз нурын тотып алдым.
Таллар, ярлар, камышлары,
Куралары җырлап тора.
Әрәмәдә алтын көзнең
Мең бер кылы чыңлап тора!..
Кыр казлары китеп бара,
Язлар җиткәч, кайтырлар бер...
Алтын көзнең илаҺи вә
Күңелләрдә калыр мәле!..
 
 

Киек каз юлы


Киек каз юлы – ак дәрья,
ага да ага микән?
Йолдызлар, тезелеп ярга,
учагын яга микән?..
Яланаяк яланында
малайлар чаба микән?
Киек каз юлы – ак мамык,
язылган канатлары.
Кайларда икән
казларның
кайтып китәр яклары?..
Малайлар килә узышып,
ак күбектә атлары!..

Әгәр...


Әгәр сине сагынмасам,
хатлар да язмас идем...
Җырларымнан баскыч тезеп,
син балкыган биеклеккә
менәргә базмас идем...
Әгәр сине сагынмасам,
еллар-юллар арасын
юып сызар иде хәтер,
тоныкланыр иде көнем –
йогып төннең карасы...
Әгәр сине яратмасам,
шуңа ук курка-сына
тилеләнеп йөрмәс идем,
үсмер-җилкенчәк шикелле,
көзнең кыл уртасында.
 
* * *
Әле еллар ераклыгы
якынаймаган,
Хыянәт салкынын һаман
йолып алмаган...
Монда вакыт шул хәлендә
катып калганмы,
Кояшы баеган да тик
атмаган таңы?!
Инде җилләр золымының
эзе калмаган...
Аклану эзләп, хисләре
күпме алдаган.
Нишләргә, дигән мең сорау
эленеп тора...
Җавабын белсәң дә, телең
йомылып тора...
Әллә еллар якынаер
дип көтәсеме,
Әллә, барысын да ташлап,
гел китәсеме?
Мең сорау тора эленеп,
мең элмәк кебек...
Җавабын әйткән көнне кем
калыр эленеп?..

Җәйнең тәүге көне бүген


Җәйнең тәүге көнендә гел
Кояш баеп тормастан
Күтәрелә өр-яңадан,
Айны алып юлдашка.
Чык та төшеп өлгералмый
Гөлләрнең керфегенә...
Сандугачның җыр сузмыйча
Ник торсын бере генә?!
Эреп югала ак болыт,
Күктә тургайлар туе,
Сөткә туенып, үләннәр
Сикерә карыш буе!..
Ык яры ап-ак баланлык,
Чиертә чабаклары.
Кузгалак, юа, бөрлегән,
Җиләк җыйган чаклары.
Исе, төсе, тәме белән
Сеңгән хәтер түрендә,
Чакырып ала үзенә
Җәйнең тәүге көнендә!!.
Җәйнең тәүге көне бүген,
Тереклек тернәлгән көн!
Көзләргә өмет уятып,
Бәхеткә кинәнгән көн!..
 

Әбиләр чуагы...


– Яңгыр тыңлатмакчы идем,
узып та киткән икән...
– Бездә әбиләр чуагы:
барсы чишенеп беткән...
Күзем йомдым да чакырдым –
килде яңгыр болыты.
Утырып яуды каршымда;
бар дөньямны онытып
тыңладым чыңын-тавышын,
җырлады ласа яңгыр...
Миләшләр тыңлый авышып,
талларга таныш бу җыр...
...Явып тора, көй агыла,
моң түгелә: «Бөдрә тал!..»
Иңемә җиле кагыла:
– Бик сагынсаң килеп ал!..
...Күзем ачтым – яңгыр качты...
Ап-аяз урманымда...
Бөдрә таллар һәм миләшләр
чишенеп аткан монда...

Көттем – дисең


Көттем, дисең, очрашуны,
аңлашуны көттем, дисең.
Бик күптәннән үткәннәрне
хәтеремдә сүттем, дисең.
Мин дә көттем шөбһәләнеп,
тоеп тының, сулышыңны...
Очраштык та... керфекләрдә
тамчылар мул тулышынды...
Аралаган чикләрне без
үтеп чыкмадык тагын да.
Юк карусыз мәҗбүрилек,
һәркем үз ихтыярында...
Шушы вөҗүд гомер буе
янәшәдән атлап барган...
Күңелләрнең төпкелендә
үз-үзендә кабатланган...
Артык аек булганнарны
ега алсын нинди хәмер?
Бу кичтә мин шыр исерек,
айныйсым да килми хәзер...
Карусыз мәҗбүрилекме
аңлашуны тыеп тора...
 

Тәкъдир күрсәтә көчен


Ничек табышкан болар! – дип
сокланды күреп күпләр...
Ничек кавышмадылар? – дип,
сагаеп калды күпләр...
Кул сузымы янәшәдә...
күз күреме арада
гомер кичәләр аеры,
кем, ни керде арага?..
Кем дә кермәде... тәкъдире
язып куелган күктә...
Җан елышыр яралгысы
мәгарәсенә үтә...
Тән, күңел җилкенүеме
тыеп калалсын аны?
Җиде буын тамырында
ага туар җан каны...
Гадидән дә гади инде,
мәгънәсе дә ап-ачык:
күпме йөрмәсен бәндәсе
күрәчәгеннән качып,
көткән сәгате суккач та
тәкъдир күрсәтә көчен.
Аера-куша һәммәсен,
бер җан яралсын өчен!
 

Истамбул этюдлары циклыннан


Истамбул өстендә
очына ак болыт...
Гөмбәзләрен коча,
ак күбәләк булып;
азанга чакыра,
манарага кунып...
…Истамбул өстендә
ак әләм – ак болыт!..
Истамбул өстендә
тулганай тулгана...
Диңгездә шәүләсе
талгын дулкынлана...
Айдан-айга кадәр
үтелгән юл-ара...
…Истамбул өстендә
азанлы манзара...
Истамбул өстендә
шәмәхә таң ата...
Мәңгелек нурларын
җиһанга тарата...
Илаһи аһәңе
рухны уята...
…Истамбул өстендә
азанлы таң ата...
 

Кемнең дә булса барыбер


Ихтыярсызмын бүген дә
Уйларымның иркендә...
Йолдызлар тулган күгендә...
Юллар шунда илтер дә...
Ихтыярсыз килгәнмен дә
Шулай тагын китәрмен...
Кемнедер бик тә бәхетле
Йә бәхетсез итәрмен...
Сизми дә калырлар әле:
Эрермен, югалырмын...
Кемнең дә булса барыбер
Хәтерендә калырмын...
Тавышымны, карашымны,
Буй-сынымны төсмерләп:
– Кайдадыр күргәнем бар, – дип
Сорарлар берәрсеннән...
...Чарасыз кеше гомергә.
Күкләр ала үзенә...
Сызган бер кашы түгел лә
Һичкем дөнья күзенә...
Китәрбез... китеп торалар,
Әйтәлми әйтерен дә...
Кемнең дә булса барыбер
Калырбыз хәтерендә...
 

Сүтеп ятам хәтер чорнаганны


Әйтеләсе әйтелеп беткән кебек,
Теленәсе йөрәк теленгән.
Хисләремнән акыл тора көлеп,
Көнем күптән айры төнемнән...
Инде азат дөнья ваклыгыннан,
Искитәрлек ни дә калмаган...
Гадидән дә гадиерәк бу яшәү:
Акыл чыккач – шуны аңлаган...
Берни бүләсе юк, түнәсе юк:
Тегесе юк, диеп, монысы...
Әзенә дә разый, барына – тук,
Дәгъваламый нәфес олысын...
Менә шундый халәт биләп ала,
Көзләренә кергәч, ир-атны.
Ярсып чыккан җирдән туктап кала:
Барып җитәренә еракмы?
Барып җитәр җире җирдәдер дә,
Җаны җитәр җире күктәдер...
Тәне туфрак булган бер мизгелдә
Җанын сират аша үткәрер...
Әйтер сүзләр калган сыегаеп,
Йөрәк чынлап беткән тетелеп...
Йөз ярылган, төкләр беткән көеп,
Дөнья тәмугында өтелеп...
Хәтер калган: кылган, кылмаганы...
Үкенече – җанны тырмаганы...
Инде тәүбә итеп барысына,
Сүтеп ятам хәтер чорнаганны...

Бер сүз җитә


Гомер – агач, диләр иде,
Куак кына булдыкмыни?
Тумак булган бу дөньяга
Кунак кына булдыкмыни?
Гомер – дәрья, диләр иде,
Басып торам тездән суда.
Килә кинәт ярдан чыгып,
Кубарылып ташыйсылар.
Гомер – бакча, диләр иде...
Ак бәс сарган чияләрем! –
Җәйләр җитәр, җимешләрен
Кемнәр килеп җыяр әле?..
Гомер – Китап, диләр иде.
Язылган ул – басылмаган.
Кош теледәй шул китабым
Мирас итеп оныкларга
Насыйп итә күр, Бер Аллам.
Гомер нигә диңгез түгел?
Юкса күңел шуңа тиң лә!
Бик ямансу бүген төнен,
Түгелергә
Бер сүз җитә,
Бер сүз җитә...

Комментарийлар