Логотип «Мәйдан» журналы

“Кояшлы кыз” Ләйсән Зарипова язучы Михаил Комлев китабының герое булды

Күптән түгел генә язучы, журналист, режиссер Михаил Комлевның Даун синдромлы балалар турында “Как общаться с солнечными детьми?” дигән китабы дөнья күрде. Китапта 21 “кояшлы бала”ның язмышы турында бә...

Күптән түгел генә язучы, журналист, режиссер Михаил Комлевның Даун синдромлы балалар турында “Как общаться с солнечными детьми?” дигән китабы дөнья күрде. Китапта 21 “кояшлы бала”ның язмышы турында бәян ителә. Алар арасында Татарстанның Саба районында яшәүче 21 яшьлек татар кызы Ләйсән Зарипова да бар.
3 (4)
Сабаның “кояшлы” кызы Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым әйтүенчә, китапка Ләйсәннең салатка яшелчәләр тураган, бәйләп утырган, штанга күтәреп спорт белән шөгыльләнгән, биегән мизгелләре төшерелгән фотолар кертелгән.
Михаил Комлев китабының геройлары турында җылы хис-кичерешләре белән уртаклаша. ““Как общаться с солнечными детьми?” дигән китабымның геройлары булган барлык гаиләләргә мин бик рәхмәтле. Һәркайсыгыз минем йөрәгемдә яши. Ләйсән Зарипова ягымлылыгы, ихласлыгы, самимилеге белән күңелемне яулады. Ләйсәннән бүләк итеп ул үзе бәйләгән кояшны кабул иттем. Мин ышанам: бары тик берләшеп, җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртеп, кемнеңдер гомерен коткарып кала алабыз”, - диде Михаил Комлев.
Язучы үзенчәлекле кешеләр турында нәфис фильм төшерергә хыялланып йөри. Төп геройлар Даун синдромлы кешеләр булачак. “Бу кешеләрдә мәхәббәт, игелек, аңлау хисе зур. Мин алар бу дөньяга аны яхшы якка үзгәртер өчен килгән дип саныйм. Безнең фильм үзенчәлекле, чып-чын булачак. Анда Татарстаннан искиткеч сөйкемле Ләйсәнем, Мәскәүдән спорт журналисты Влад һәм төрле ил һәм шәһәрләрдә яшәүче башка геройлар катнашачак”, - ди Комлев. Аның әйтүенчә, әлегә фильмны төшерү финанслауга төртелеп кала. “Мин бу проектның мөһимлегенә ышанам. Моны аңлаучы кешеләр барына да ышанам. Без, һичшиксез, фильмны төшерәчәкбез һәм үзебезнең барлыгыбызны бөтен дөньяга күрсәтәчәкбез! Әйдәгез, көчләрне берләштерик! Йөрәкләрне ачып, анда кояшлы кешеләрне кертик!” – дигән теләктә кала ул.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар