Логотип «Мәйдан» журналы

Кояшка, кояшка!

Яз әле ташына,Яз әле тынгысыз,Яз әле бетмәгән урнашып.Тегендә шартлыйлар бөреләр,Ә монда –дулкыннар чабыша җырлашып!Яшел куллардай сузыла яфраклар:«Кояшка,кояшка,кояшка!..»Көньякны калдырып, бу якны с...

Яз әле ташына,
Яз әле тынгысыз,
Яз әле бетмәгән урнашып.
Тегендә шартлыйлар бөреләр,
Ә монда –
дулкыннар чабыша җырлашып!
Яшел куллардай сузыла яфраклар:
«Кояшка,
кояшка,
кояшка!..»
Көньякны калдырып, бу якны сагынып,
Моңлана торналар кәрваны.
(Алар да хөрмәтли беләдер
юл салып иң алда барганны.)
Яз әле ташына,
Мәңгелек яңару,
Мәңгелек юллар
Яшьлек һәм шаяру!
Кояш чын гашыйк елгага:
омтыла,
Түшәктәй бозларны кузгатып.
Җир көтә кемнедер...
Сөюдән яшәреп,
Әйтерсең туй көтә кыз-хатын.
Әнә анда, үзәннәр, чоңгыллар куенында
Сырпалана, тулгана җылы җил...
Мәңгелек юллардан
гомерлек кунагын,
Хыянәтсез язларын каршылый
Туган Җир!..
 

Роберт Әхмәтҗанов


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №4, 2020 ел.

Комментарийлар