Логотип «Мәйдан» журналы

Коръән уку буенча республика бәйгесендә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк

Татарстанда Коръән укуның “Хифыз” (күңелдән белү) һәм “Тилавәт” (яхшы тавыш, яхшы дикция белән уку) номинацияләре буенча республика конкурсы башланды. Фото: dumrt.ruКонкурс өч этаптан тора. Конкурсны...

Татарстанда Коръән укуның “Хифыз” (күңелдән белү) һәм “Тилавәт” (яхшы тавыш, яхшы дикция белән уку) номинацияләре буенча республика конкурсы башланды.
a009 Фото: dumrt.ru
Конкурс өч этаптан тора. Конкурсның шартлары буенча финалда җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, өченче этапта 1 нче урынны яулаучы 4 кеше олуг хаҗга юлламага ия булачак. 2 нче урынны яулаучылар исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәкләр. Ә 3 нче урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
20 октябрьдә шушы чараның беренче этабы буенча Чаллыда Коръән укучыларның шәһәркүләм бәйгесе узды. Ул Тәүбә мәчетендә барды. “Хифыз” төркемендә чыгыш ясаучылар булмады. Барлыгы 19 ир-ат һәм 7 хатын-кыз Аллаһы китабын тәҗвид кагыйдәләре нигезендә матур итеп уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ирләр төркемендә барсы да диярлек яшьләр иде. Мәсәлән, бу төркемдә көч сынашучыларның уртача яше 25 тән армады. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Балларны жюри әгъзалары - нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән, мәгариф бүлеге белгече Наил хәзрәт Әбелханов куеп бардылар. Һәр Коръән укучы Аллаһы Китабыннан жюри күрсәткән өч урынны укыды. Иң күп баллны (100) үзенчәлекле мәкамгә ия Ихлас мәчете имам-хатыйбы 28 яшьлек Илназ хәзрәт Яхин туплады. Икенче, өченче урыннарда Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Мансур хәзрәт Зиннәтов булдылар.
Хатын-кызлар төркемендә 1 нче призлы урынга Тәүбә мәчетеннән 71 яшьлек Зәйтүнә Сөббух ия булды. 2нче нурында “Туфан” мәчетеннән Гөлзәминә Ихсанова, Тәүбә мәчетеннән Вәсимә Фәррахова өченче урынга лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды. Алар шулай ук ноябрь аенда казыят югарылыгында узачак бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

Комментарийлар