Логотип «Мәйдан» журналы

Көнләшү

Минем курнос танау СафураныМөдир итеп куйган булалар,Һе, камисар булсын, борынын чөйсен,Клубларда доклад сөйләп йөрсен,Ә баласын өйдә кем карар?!Ярар… Ул Сафура Сабировна, имеш,Ә син һаман шул ук...

Минем курнос танау Сафураны
Мөдир итеп куйган булалар,
Һе, камисар булсын, борынын чөйсен,
Клубларда доклад сөйләп йөрсен,
Ә баласын өйдә кем карар?!
Ярар…
 
Ул Сафура Сабировна, имеш,
Ә син һаман шул ук Әптери...
Әйдә, йөгер һаман Әптер килеш,
Бөтен авыл халкы аптырый,
чорту матри…
 
Папкаларын тотып, эшкә чаба,
Сизә микән минем уемны:
Хатын – баш, значит, ә син аңа,
Габдрахман иптәш, муенмы, –
уенмы?..
 
Олы портфель тотып өйгә кайта,
Аның эше, имеш, болгавыр.
Дөнья кырып кайтып кергән чакта
Гөжләтеп куй аңа самавыр, –
бик авыр!
 
Мичкә ягу әле ярый кебек,
Камыр басты беркөн шушы кул.
Яшь киленнәр кебек биеп-биеп,
Терек-терек суга мин пашул,
әй-йе шул.
 
Сафурага мич алды да җиткән,
Батыр ирләр менсен ул постка.
Хатын төшсен иде түрәлектән,
Андый эшкә мин дә бик оста,
пожалыста!
 

Гамил АФЗАЛ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 5, 2021 ел 

Комментарийлар