Логотип «Мәйдан» журналы

Көн алмашкан, юл адашкан

Көн алмашкан, юл адашкан, –Кире кайткан җилләре.Күбәләк кар, уйнаклап кал,Мартның соңгы көннәре.Кем күзәтә: ни үзгәртәТабигатьнең гадәтен?Күбәләк кар, уйнаклап кал,Җиткән соңгы сәгатең. Вакыт – а...

Көн алмашкан, юл адашкан, –
Кире кайткан җилләре.
Күбәләк кар, уйнаклап кал,
Мартның соңгы көннәре.
Кем күзәтә: ни үзгәртә
Табигатьнең гадәтен?
Күбәләк кар, уйнаклап кал,
Җиткән соңгы сәгатең.
 
Вакыт – алдар,
Бу килгән яз
Кире чигәр, дисеңме?..
Алданма, кар, гомерең аз –
Безнең яшьлек шикелле…
 
Агарган тыш, яңадан кыш
Кайтуына ышанып.
Күбәләк кар, уйнаклап кал,
Соңгы тапкыр очынып.
 

Клара Булатова


Фото: vk.com



«Мәйдан» №3, 2021 ел.



 
 

Комментарийлар