Логотип «Мәйдан» журналы

Көмеш дагалы тояк эзләре...

Дагасыз атлар бәхет китерми.(Халык әйтеме)Көмеш дагалы тояк эзләре,Җиргә орынып, күккә ыргыла.Канатлы акбүз атны иярләүИр-егет өчен изге бер йола. Кушымта:Җилләрдән җитез акбүз атларныИярләп очса...

Дагасыз атлар бәхет китерми.
(Халык әйтеме)
Көмеш дагалы тояк эзләре,
Җиргә орынып, күккә ыргыла.
Канатлы акбүз атны иярләү
Ир-егет өчен изге бер йола.
 
Кушымта:
Җилләрдән җитез акбүз атларны
Иярләп очсаң чал тарих аша,
Көмеш дагалы тояк эзләре
Алтын Урдага барып тоташа.
 
Җир һәм күкләрне бертоташ итеп
Яу булып килә гаскәри атлар.
Көмеш дагалы тояк эзләре
Алтын Урданы өч йөз ел саклар.
 
Кушымта:
Яшәү үлчәме вакыт эчендә
Чал тарих бите үз йөзен саклар.
Татар иленә шөһрәт иңдереп
Бәхет китерә дагалы атлар.
 
Көмеш дагалы тояк эзләре -
Чоңгыллар айкап табылган мирас.
Бәхет китергән дагалы атлар -
Алтын Урдалы чордан кайтаваз.
 
Кушымта:
Җилләрдән җитез акбүз атларны
Иярләп очсаң чал тарих аша,
Көмеш дагалы тояк эзләре
Алтын Урдага барып тоташа...
 
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар