Логотип «Мәйдан» журналы

Ком сәгате

Ком сәгате пыяладан,Эченә ком салынган.Комлы ярда эзем калганЯшьлегемне сагынам. Ком сәгате комын кояМинутын санап кына.Сары ком бөртекләредәйСаргаям салмак кына. Ком сәгате нечкә билле,Бөте...

Ком сәгате пыяладан,
Эченә ком салынган.
Комлы ярда эзем калган
Яшьлегемне сагынам.
 
Ком сәгате комын коя
Минутын санап кына.
Сары ком бөртекләредәй
Саргаям салмак кына.
 
Ком сәгате нечкә билле,
Бөтен хикмәт – билендә.
Сәгать кебек нечкә билем
Бар иде бит минем дә.
 
Ком сәгате җиргә төшсә,
Ватыласы билгеле.
Узып киткән яшь гомернең
Син – чәчәге, мин – гөле.
 

Галиәхмәт ШАҺИ


Фото: https://twitter.com/



«Мәйдан» журналы архивыннан (№2, 2018 ел.)

Комментарийлар