Матурлыкны һәр кеше тудырырга сәләтле. Аның өчен бары тик күңелең, хис-тойгыларың саф булуы мөһим.

36_3kga60R_Ggc

Шулчакта башкалар күрә белмәгән матурлыкны күреп, аны тагын да камилрәк итеп сурәтләргә, ниндидер сәнгать әсәренә әверелдерергә, шигъри юлларга тезәргә йә булмаса, көйгә салырга мөмкин. Нәфис картиналар, сокландыргыч архитектура эшләнмәләре, күз явын алырлык рәсем-бизәкләр нәкъ шундый ихлас һәм илаһи мизгелдә туа торгандыр. Болар өстенә тагын ком сәнгатен дә өстәсәк, бик тә урынлы булыр. Чөнки дәү-дәү таулар, савыт-саба, төзелеш кирәк-яраклары нәкъ менә комнан хасил була. Соңгы елларда илебезгә ком анимациясе дигән юнәлеш үтеп керде. Әлеге сәнгать төрен 1969 елда Канада-Америка режиссер-мультипликаторы Кэролайн Лиф уйлап таба. Төгәлрәк итеп әйтсәк, ул махсус ком, пыяла, яктылык һәм күләгә ярдәмендә кул хәрәкәтләре белән рәсем ясаудан гыйбарәт. Ә ап-ак экранда рәссам тудырган шул сурәтләр, аерым бер сюжетка әйләнеп чагылыш таба, җанлана. Бездә әлеге юнәлеш күптән түгел генә популярлашты. Ком анимациясен үзләштерү өчен рәсем ясау осталыгы кирәк, шулай да иң мөһим таләп – сабырлык. Чөнки пыяла өстендә комнан рәсем ясау карап торганда гына җиңел тоела. Үзең ниндидер сурәт төшерергә алынгач, моның киресенә төшенәсең. Бармакларны комга батырып берәр сурәт китереп чыгарырга маташу бер хәл, монда әле төгәллек, җитезлек, аеруча зур игътибар да сорала. Кечкенә генә ялгышлык ясасаң да, бар тырышлыгың, ясый башлаган композицияң юкка чыгуы ихтимал.
Әлеге сәнгать төре турында әңгәмәдәшебез, бу юнәлештә шактый тәҗрибә туплаган, гади бер сурәт кенә түгел, инде меңләгән сюжет, композицияләр тудырып осталыгын чарлаган рәссам, ком анимациясе остасы Алинә Хәйруллина күбрәк сөйли алыр. Чөнки аның Чаллыда бу юнәлештә киң колач җәеп эшләп килүче мәктәбе ачылды. Ул Әлмәт, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләрендә ком сәнгате буенча узган мастер-классларда, махсус курсларда да еш катнаша, белемен киңәйтә, тагын да камилләшү өчен яңа алымнар үзләштерә. Алинә әйтүенчә, бу сәнгатьне көн саен үстереп, кабатлап тору кирәк. Бигрәк тә үзара бәйле композицияләр иҗат итү өчен даими рәвештә өйрәнү, күнекмәләрне искә төшерү зарур. Ике-өч көн генә рәсем ясамый торсаң да, бармаклар кирәкле хәрәкәтләрне оныта икән.
Алинә Хәйруллина тумышы белән Чаллы каласыннан булса да, балачагы, яшьлеге әти-әнисенең туган ягы Чирмешән районы Бәркәтә авылында үтә. Күрәсең, әлеге гүзәл төбәкнең су буйлары, киң булып җәелгән урман-кырлары, җиләкле аланнары самими күңеленә матурлык, нәфислек төшенчәсен өеп салган. Алинә кечкенә чагыннан ук рәсем ясау белән мавыккан: бакча артына үзенең буяуларын күтәреп чыгып, каршында ни күрә, барысын да ак кәгазьгә төшерә барган. Күпчелек табигать күренешләрен сурәтләргә яраткан ул. Яшен яшьнәүне, салават күперен, коеп яңгыр яуганны, шаян гөрләвекләрне оста рәссамнәрчә төгәл, ничек бар шулай итеп ясап өлкәннәрне еш шаккатырган кыз. Алинәнең рәсемнәрендә бер артык төсләр дә, төгәлсезлек тә күрмәссең, һәрнәрсә үз урынында. Әти-әнисе кызларының рәсем сәнгатенә тартылуын хуплый. Шәһәргә кайткач, аны бу юнәлештә эшләүче түгәрәккә бирәләр, атна саен диярлек төсле буяу һәм пумала алалар. Чөнки көн саен рәсем ясап торгач, буяулар тиз бетә. Шуны да әйтергә кирәк, Алинәгә рәсем ясау сәләте балта остасы, агачтан төрле сыннар ясарга яратучы бабасы Рамазаннан күчкәндер. Әлбәттә, яшь чагыннан ук фотога төшерү белән мавыккан әтисе Алмаз абыйның да сәләте йокмый калмагандыр.
Мәктәптә укыганда Алинә инде чын-чынлап рәссам булу теләге белән яна башлый. Бөтен мәктәп газеталарын, бәйрәм залларын бизәү аңа йөкләнә. Кызыксынучан, һәрвакыт эзләнүдә булган кыз, кәгазьгә рәсем ясау белән генә чикләнмичә, үзлегеннән бу юнәлешнең башка ысулы белән мавыгып китә. Тәрәзә пыяласына сурәтләр төшерә башлый ул. Шулай итеп, үзе яшәгән фатир, укыган мәктәбенең тәрәзәләрендә кышкы композиция, җәйге этюд, әкият персонажлары пәйда була. Яшь рәссам буяу һәм каләмнән тыш, табигый материаллардан да файдалана. Әйтик, чәчәк таҗлары, ялтыравыклы вак ташлар, кош канатлары, кайбер җиләк-җимеш төшләре һ.б. кулланып иҗат итә. Шуны да әйтергә кирәк, Алинәнең рәсемнәрендә һәрчак ачык төсләр өстенлек итә, ул ясаган персонажлар үзе кебек гел елмаеп, әллә каян җәлеп итеп тора.
– Иң беренче ясаган рәсемегез нәрсә иде? – дигән сорауны ишеткәч тә, көлемсерәп җавап бирде ул.
– Тәүге рәсемем балалар бакчасына йөргәндә ясалды, Яңа ел бәйрәме алдыннан булды ул. Кыш бабайның тәрәзәгә төшергән бизәген күреп, бик әсәрләнгән идем. Шул матурлыкны үз рәсемемдә дә чагылдырырга омтылдым. Әле шул сурәт өчен бер бәйгедә җиңү яулавым да истә. Әнием минем иҗат эшләремнең күбесен аерым папкага җыеп барган. Мине дә шуңа өйрәтте. Үсә төшкәч, иң матур дип санаганнарын бер урынга туплап бара башладым. Аларны балачак истәлеге итеп саклыйм.
Чыннан да, Алинәнең җыелган рәсемнәрен санап бетереп булмый. Кечкенәдән үк матурлыкны, нәфислекне күрергә омтылган бу ханымның иҗат җимешләрен барлап, аерым бер күргәзмә оештырырлык. Араларында кечкенә бала кулы белән ясалган самими сурәтләр дә, инде көннән-көн рәссам буларак камилләшә баручы үсмер рәсемнәре дә шактый. Менә тезелешеп җылы якка китеп баручы кыр казлары тасвирланган рәсем. Анда моңсулык, туган як белән аерылышу сагышы ачык чагылган. Рәсемгә карагач, күңелне төшенкелек, кызгану хисе биләп ала. Ә менә икенчесенә күз салсаң, күтәренке кәеф, самимилек, серлелек хөкем сөрә. Анда агымсуга карап, хыялга чумып утыручы кызчык сурәте балкый. Аңа кушылып үзең дә хыял дөньясында йөзәсең… Әлеге рәсемнәрнең һәммәсендә ниндидер вакыйга, аерым бер сюжет, адәм баласының күңел кичерешләре өстенлек алган.
– Музыкаль композиция, шигъри әсәрләрдә кешенең хис-тойгылары, эчке кичерешләре сурәтләнгән кебек, рәсемдә дә бу күренешләр ачык чагылыш таба. Сүз белән аңлата алмаганнарын, ниндидер бер сурәт аша җиңел генә аңлатып бирергә мөмкин, – ди яшь рәссам.
Әйе, аны инде курыкмыйча рәссам, үз эшенең остасы дип атарга була. Чөнки Алинә Хәйруллина балачак хыялын тормышка ашырып, 2003 елда Чаллы дәүләт педагогия институтының рәссамнар әзерләү факультетына укырга керә. Аннан рәссам-бизәүче белгечлеген алып чыга. Бераздан шул юнәлештә эшли дә башлый. Башта ул үзен мәктәптә рәсем укытучысы буларак сынап карый. Кечкенә сыйныф бүлмәсе яшь рәссамның иҗат почмагына әверелә. Ул аны ачык төсләргә буягач, бүлмә җанланып киткәндәй була. Алинәгә балалар белән эшләү процессы бик тә ошый, аны яңа үрләр яуларга рухландыра. Укыту процессын үзенчәлекле, кызыклы итеп үткәрергә омтыла ул. Балаларда әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә саклык белән карау, ихтирам, соклану кебек хисләрне уятырга тырыша. Шуңа да аның һәр дәресе кошлар сайравы, агачлар шаулавы, чишмә челтерәве кебек композицияләрдән башланып китә…
Гел эзләнүдә булган, тормышта үз урынын табарга омтылган рәссам күңеле, тагын да камилләшергә, үсеш алырга тели. Шуңадырмы, мәктәптә эшләү белән генә канәгатьләнмичә, яңа иҗади киңлек эзләп талпына аның җаны. Мәктәптә тулысынча, үзе теләгәнчә киң колачлы иҗат итә алмый ул. Чөнки укыту программасында каралганнан читкә китеп, иркенәеп укыту мөмкинлеге булмый. Үзе генә күрә алган, күңел түрендә саклап йөрткән гүзәллекнең үзенчәлекле якларын тулысынча ачып, укыту процессында куллана алмый. Шуңа күрә рәсем сәнгате буенча түгәрәкләр үткәрергә алына. Тик бу юнәлештә дә җиң сызганып эшләп китә алмый. Бушлай булса да, түгәрәктә шөгыльләнергә атлыгып торучылар күренми. Алинә өч-дүрт бала белән әллә нигә ирешеп булмаганлыгын яхшы аңлый. Мәктәп җыелышларында, балаларын рәсем түгәрәгенә йөртүләрен үтенеп, ата-аналарга мөрәҗәгать итә. Аеруча сәләтле укучыларының өйләренә кадәр барып чакыра. Аның бу тырышлыклары нәтиҗә бирми калмый, билгеле. Ниһаять, төрле сыйныфлардан рәсем сәнгатен үз иткән балалар яшь рәссам оештырган түгәрәккә берләшә. Алинә бар осталыгын, тәҗрибәсен балаларга бирергә, аларны матурлык серләренә төшендерергә омтыла, һәрнәрсәнең үзенчәлекле якларын сурәтләргә өйрәтә. Ләкин, ни кызганыч, әлеге түгәрәк тә кыска вакытлы була. Уку елы ахырына, төрле сәбәпләр аркасында, Алинәнең укучылары кайсы кая таралышып бетә. Бар күңелен биреп эшләп йөргән яшь рәссам өчен бу бик авыр сынау була. Мәктәптән китеп, бераз ирекле рәссам булып йөри, төрле шәһәрләргә сәяхәт кыла. Ләкин үз иркендә озак йөреп булмасын аңлап, бер урында төпләнергә, яңа үрләр яуларга уйлый. Шул теләге аны балалар бакчасына алып килә. Биредә Алинә яңадан тугандай була, нәниләр аны элеккеге иҗади халәтенә кайтара. Үзендә яңа көчләр тоеп, канатланып эшли башлый ул. Алинә Хәйруллина балалар мәйданчыгын сихри төсләргә күмгәнен, бакча диварларын матур-матур сурәтләр белән бизәвен, яшьлегенең иң истәлекле, дулкынландыргыч мизгелләренең берсе итеп искә ала. Болар инде барысы да артта. Аның бүгенге тагын бер шөгыле турында әйтергә онытканмын икән. Алинә оста биюче дә әле, заманча биюләр башкара ул. Моңа башкаларны да өйрәтә. Рәсем һәм бию юнәлешен бертигез алып бара.

Алинәнең биюче буларак иҗат иткән рәсеме

Алинәнең биюче буларак иҗат иткән рәсеме

– Мин бии-бии иҗат итәм. Чөнки кул хәрәкәте белән бию хәрәкәте аерылгысыз, – ди ул, елмаеп.
– Рәсемнәрегездә нинди стиль өстенлек итә?
– Мин ирекле темага иҗат итәм. Бу вакытта кәефем нинди була, рәсемнәремдә дә шул чагылыш таба. Ком анимациясенә килгәндә, анда галәм, микродөнья, джунгли, хайваннар дөньясы тематикасы өстенлек итә. Гомумән, күңелемдәге һәр әйтергә теләгән хис-уйларны рәсемнәрем аша җиткерергә тырышам.
– Димәк, кемдер сүз белән әйтә алмаган кичереш-тойгыларны, ниндидер сурәт, композиция аша ирештерергә була?
– Әйе, бу һичшиксез шулай. Дәресләремне карарга килгән кайбер яшьләр, үзләренең парларына ача алмый йөргән йөрәк серләрен, мәхәббәт хисләрен нәкъ менә ком сәнгате аша җиткерәләр. Рәсем ясый белмәүчеләре минем аша да ирештерә. Ягъни, алар билгеле бер картинаны тасвирлый, мин шуны ком сәнгате аша чагылдырам.
Алинәнең пыялага рәсем төшергәнен исем китеп, онытылып күзәтәм. Чыннан да мавыктыргыч, җәлеп итәрлек сәнгать. Менә ул малай белән кызны, аларның танышуын, үсүләрен тасвирлый, гаилә корып җибәрүләрен, алларында килеп туган каршылыкларны, бердәм булып авырлыкларны җиңеп чыгуларын сурәтли. Күренешләр берничә секунд саен алмашынып тора, бер сурәткә озак итеп карап торырга өлгермисең. Ләкин картинадагы персонажларның узган гомер юлын, кичерешләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтен ачык тоясың. Нинди генә сюжетлар хасил булмый бу рәсемнәрдә: баласын җуйган поши да, яңа ачылып килүче чәчәк тә, могҗизага ышанучы кыз бала һ.б. Алинәне комнан матурлык тудыручы дип атарга мөмкин. Бу матурлыкны аңлатып, сүз белән тасвирлап бетереп кенә булмый, үз күзләрең белән күрү, күңелең белән тою кирәктер. Гомумән, һәр сәнгать төренең үз тамашачысы булырга тиеш.
– Алинә, ком графикасы сәнгате кешегә нәрсә бирә дип саныйсыз?
– Әлеге иҗади шөгыль бик файдалы, бигрәк тә балалар өчен. Ул аңа ачылырга, үз-үзенә ышанырга, кыю булырга этәргеч бирә. Аннары моториканы аеруча яхшырта, эмоциаль яктан тынычландыра. Кешегә тагын да камилләшергә, сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә. Сәнгати яктан да бик матур. Әлеге иҗат рәсем сәнгате белән янәшә торырга тиеш, дип саныйм.
Яшь рәссамның ком графикасы сәнгатенә кереп китүе бик тә кызыклы. Беренче тапкыр ком анимациясе аны «Минута славы» тапшыруы аша җәлеп итә. Анда бик оста итеп, җитез хәрәкәтләр белән ком һәм пыяла ярдәмендә чын сәнгать әсәре тудыручы егетне күреп, Алинәнең исе китә. Шул көннән әлеге иҗатка гашыйк була. «Мин дә шундый рәсем, картиналар тудыра алам бит», – дип уйлана башлый. Интернет челтәреннән әлеге сәнгать турында әдәбият укый, эзләнә, бу юнәлештә иҗат итүче рәссамнарның эшләре белән таныша. Тизрәк үзен ком анимациясе буенча сынап карарга тели. Кызганычка каршы, бу вакытта Чаллыда әлеге юнәлештә эш итүче мәктәпләр дә, осталар да булмый. Алинә бу хыялын йөрәк түренә бикләп тора. Шул арада гаилә корып җибәрә, дөньяга ямь өстәп, уллары Салават туа. Бу бәхетле мизгелләрдә бар мәшәкате онытыла яшь ананың. Тик озакка түгел, күңелендә инде бөреләнә башлаган хыялы, аның бөтен барлыгын биләп ала, берсеннән-берсе матур рәсемнәр иҗат иттерә. Дөрес, әлегә кәгазь битендә генә. Ләкин бик тиздән Алинә үзенең сәләтен пыялага күчерәчәк. Тынгы белмәс рәссам ком сәнгате белән ныклап 2012 елда Санкт-Петербург шәһәренә ял итәргә баргач таныша. Бу вакытта инде ишле гаиләгә зур куаныч өстәп, кызчыклары Гайшә дөньяга килгән була. Кызы туу рәссамнең күңелен тагын да илһамландыра, тәэсирләндерә. Яңадан-яңа картиналар барлыкка килүгә сәбәп була. Кызы тугач, күңелендә саклап йөрткән хыялы да тормышка аша аның. Санкт-Петербургта гаилә белән ял иткәндә, ком графикасы юнәлешендә эшләүче курслар оештырылуын белеп ала һәм ике дә уйламыйча шунда барып языла. Ә аннан инде ком белән иҗат итәргә керешә.
Иң беренче ком тутырылган пыяла тартма каршына килеп баскач, нинди хисләр кичерүе турында кызыксындым Алинәдән.
– Бу тәэсирләрне әйтеп, аңлатып бетереп булыр микән? Бер мизгелгә бар дөньямны онытып җибәргәнмен. Остазымның һәр хәрәкәтен күзәтеп, хәтеремә сеңдерергә омтылдым. Әлбәттә, барысы да шул ук минутта килеп чыкмады, күп тырышырга, кулны күнектерергә кирәк булды. Ләкин кызыксынуым үзенекен итте һәм мин ком сәнгатен үзләштердем.
– Әлеге сәнгатьне үзләштерү буенча ниндидер мөһим кагыйдәләр бармы?
– Иң мөһиме иренмәскә, тырышырга һәм килеп чыкмый дип, ярты юлда тукталып калмаска кирәк. Бер эш тә тиз генә, җиңел генә үзләштерелми, кешенең һәр уңышы – зур көч, сабырлык нәтиҗәсе.
– Сезнең бу юнәлештә эшләп килүче мәктәбегез бар, моннан кала балаларга бию дә өйрәтәсез. Болар барысы да бик күп энергия һәм вакыт таләп итә. Гаилә эшләренә, бала карарга ничек өлгерәсез? Ирегез көне-төне эштә булуыгызга ничек карый?
– Тормыш иптәшем Нияз бөтенләй башка юнәлештә эш итә. Аңа да көне-төне эштә булырга туры килә. Ул минем хыялыма, омтылышыма беркайчан каршы килмәде. Мәктәпне оештырып җибәрергә дә, бу сәнгать төре өчен таләп ителгән кирәкле җиһазларны табарга да ирем булышты. Балаларны тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә ул, мин дәресләрдә вакытта алар белән күпчелек Нияз кала. Бер-беребезне аңлап, юл куеп яшәргә тырышабыз. Ул гаиләбезнең ныклы терәге. Балалар хәзер бакчага йөри инде. Җай чыкканда бар вакытымны алар белән үткәрәм, еш кына үзем белән дәресләргә дә алып киләм. Аннары без әле балалар белән бассейнга, биюгә, спорт секцияләренә дә йөрибез. Дәресләр минем күп вакытны алмый, шуңа күрә барысына да өлгерәм. Җәй көне дәресләр дә, балаларның түгәрәкләре дә юк. Шуңа бергәләп каядыр ял итәргә барабыз. Теләк кенә булсын, эшкә дә, ялга да вакыт табыла ул.

38_гаилэм ныклы терэгем
Алинәнең хезмәт сөючәнлеге, нинди эшкә алынса, аны җиренә җиткереп чыгуы күпләрне шаккатыра. Гел әйләнеп торучы бөтерчекне хәтерләтә бу мөлаем ханым. Дәресләр бирүдән тыш, аны күп кенә мәдәни чараларда, кичәләрдә дә очратырга була. Әлеге чараларда ком графикасы белән чыгыш ясап, башкалар күңеленә матурлык, нәфислек орлыклары сала, яшәешнең гүзәл мизгелләрен күрсәтергә омтыла. «Сабый бала кебек һәрнәрсә белән кызыксына ул, һәрдаим яңалык эзли, үз һөнәре буенча яңа алымнар үзләштерә. Алинәне үз эшен яхшы белгән, максатчан, тәвәккәл, кеше хәленә керә белүче, шул ук вакытта бәйсез хатын-кызлар рәтенә кертү бик урынлы булыр. Ул һәрвакыт позитив, кояш кебек балкып тора. Үзенең уңай энергетикасы белән тирә-юньгә яктылык сибә», – ди аның турында иҗатташ дусты, суда рәсем ясау остасы Анастасия Хрипатова.
Бу тынгы белмәс, максатчан ханымның ирешкән уңышлары гына да таң калдыра. Ул иң беренчеләрдән булып республикабызда ком-су анимациясе күргәзмәсен оештыручы рәссам. Нәкъ шул елны (2015 ел) Днепропетровскта ком анимациясе буенча үткәрелгән «Прикосновение» фестивалендә катнаша. 2016 елда Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре буенча узган Беренче халыкара «Вакыт аралыгында түгел» дип исемләнгән ком графикасы күргәзмәсенә җитәкчелек итә. Шул ук елны республикакүләм «Мисс мәдәният» һәм шәһәркүләм «Автоледи» бәйгеләре җиңүчесе. Моннан тыш, Алинә Хәйруллина «Асылташ», «Өмет», «Кояшкай» реабилитация үзәкләрендә хәйрия концертлары да оештыра. Аның бер авырлыкка карамыйча алга баруы, тоткан кыйбласына тугры калуы, үз дигәненә ирешә белүе икеләтә сокландыра.
– Комнан сурәт ясау белән дүрт елга якын шөгыльләнәсез. Моңа кадәр дәресләр үткәрү өчен аерым бинагыз булмау сәбәпле, төрле Балалар иҗат йортында, кайбер мәктәп биналарында сыенырга туры килде. 2015 елда күптән ниятләп йөргән уегызны тормышка ашырып, «Алинә Хәйруллина исемендәге ком анимациясе» мәктәбен оештырып җибәрдегез. Тиз арада популярлашып киттегез дисәк тә дөрес булыр. Бу эшне башлаганда нинди дә булса каршылыкларга юлыктыгызмы, шул турыда әйтеп узыгыз әле?
– Каршылык һәр эштә буладыр ул, бу гадәти күренеш. Ниндидер башлангыч, күтәрелеш чорында бигрәк тә. Иң беренче чиратта әлбәттә инде – финанс мәсьәләсе. Үз эшеңә ниндидер иганәчеләр җәлеп итү, фикердәшләр, ярдәм кулы сузучылар эзләү. Мәктәп өчен бина табу, аны закон буенча рәсмиләштереп, оештыру эшләрен башлап җибәрү. Бу әле авырлыкларның бер өлеше генә. Бинаны яраклы хәлгә китерү, дәрес бирү өчен тиешле җиһазлар кайтарту – болар барысы да акча мәсьәләсенә килеп терәлә. Монда инде иганәчеләр ярдәме белән генә ерак китә алмыйсың, үзеңнең шәхси капиталың булу мөһим. Ком сәнгате өчен кирәкле җиһазлар бик кыйммәт торганын да исәпкә алырга кирәк. Болардан тыш, мәктәпкә укучылар җыю мәсьәләсе килеп баса. Ничек итеп, нинди ысул белән аларны җәлеп итеп, мәктәпкә чакырырга дип, күп уйларга, эзләнергә туры килде. Аллага шөкер, болар барысы да инде артта калды дияр идем. Бүген мәктәбем уңышлы гына эшли, безгә йөрүчеләр арасында башка шәһәр һәм районнардан килүче балалар да байтак.

Алинә Хәйруллина исемендәге ком анимациясе мәктәбе

Алинә Хәйруллина исемендәге ком анимациясе мәктәбе

– Сезнең мәктәптә укучылар арасында яшь буенча чикләүләр бармы? Әллә инде яшь категориясенә карамыйча, теләсә кем килеп шөгыльләнә аламы?
– Әлегә бездә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр булган балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә. Алар һәрберсе аерым төркемнәргә бүленгән. Ләкин бик телиләр икән, олылар да үзләрен комда рәсем ясау буенча сынап карый алалар.
– Ком белән рәсем ясау сәнгатенең киләчәге бар дип саныйсызмы?
– Әлбәттә моңа ышанасы килә, бу сәнгать яшәсен, үсеш алсын дип тырышабыз бит инде. Бу гаҗәеп сәнгать төре һичшиксез яшәргә тиеш, – дип тәмамлады Алинә Хәйруллина әңгәмәбезне.
Аның әйткәнен йомгаклап: «Ак юллар сиңа, Алинә!» – диясе килә.

 


Комментарий язарга