Логотип «Мәйдан» журналы

Көлеп китеп барды яшьлегем…

Языласы инде язылган да,Әйтеләсе күптән әйтелгән.Сөюләрдән үргән такыяларТормыш җилләрендә сүтелгән.Яшьлектәге хаталарың өченОлыгайгач кирәк түләргә.Яшьлек – поезд төсле, көтеп тормый,Рельсларны кала...

Языласы инде язылган да,
Әйтеләсе күптән әйтелгән.
Сөюләрдән үргән такыялар
Тормыш җилләрендә сүтелгән.
Яшьлектәге хаталарың өчен
Олыгайгач кирәк түләргә.
Яшьлек – поезд төсле, көтеп тормый,
Рельсларны кала үбәргә…
Бер мин генә түгел рельс буйлап
Тиле сыман йөгереп абынган.
Ә яшьлегем көлеп китеп барды,
Кулын болгап соңгы вагоннан…

Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар