Логотип «Мәйдан» журналы

Кол Шәрифтә - мөселман киемнәре модасы

3 ноябрь көнне Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда "Сәнгатьләр төне" кысаларында Казанның яшь дизайнерларының эксклюзив коллекциясеннән мөселман киемнәре дефилесы узды.Татарстанның иң зур мәчетендә...

3 ноябрь көнне Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда "Сәнгатьләр төне" кысаларында Казанның яшь дизайнерларының эксклюзив коллекциясеннән мөселман киемнәре дефилесы узды.
02
Татарстанның иң зур мәчетендә халыкара аренада танылган профессионаллар, шулай ук Казан уку йортлары студентлары үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында 2 коллекция булдырган Флора Ларина аерылып торды. "Мин мөселман кызлары өчен кием-салым тегә башладым, үз студиям бар иде. Әмма шулай килеп чыкты ки, мин аларны бар кызлар өчен дә әзерләдем. Башка дин вәкилләре дә озын күлмәк кия, бу бик матур һәм ихтыяҗ да зур иде", - диде ул.
Шулай ук яшь дизайнерлар да үз коллекцияләрен тәкъдим иттеләр.
Бу чараны үткәрүче Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева кунакларга милли бизәкләрнең татар киемнәре төсләре үзенчәлекләре турында сөйләде. "Караңгы төсләрдәге хидҗаб кию татарларны борчуга сала, чөнки татарлар беркайчан да караңгы төсләр кимәгән. Безнең традицияләр башка. Татарлар һәрвакыт ачык төсләрдәге киемнәр кигән - милли киемнәрнең үзенчәлеге шундый", - диде ул.
 
Татар-информ.

Комментарийлар