Логотип «Мәйдан» журналы

Коймакны нәрсә тәмләтә?

Моның хәйләсе яхшы табада гына түгел икән шул.Коймак камыры кашыктан җиңел генә агып төшәргә тиеш, артык куе булса, аның эче пешми. Пешерер алдыннан коймак камырына күпертелгән йомырка агы кушсаң, ул...


Моның хәйләсе яхшы табада гына түгел икән шул.
kojmak
Коймак камыры кашыктан җиңел генә агып төшәргә тиеш, артык куе булса, аның эче пешми. Пешерер алдыннан коймак камырына күпертелгән йомырка агы кушсаң, ул тагын да тәмлерәк булыр.
Әгәр коймак камырына җылытылган үсемлек мае кушсаң, табаны майлап тормасаң да була.
Артык зур булмаган, калын төпле чуен табада белен аеруча уңа. Пешерә башлау алдыннан табаны җылытырга һәм майларга кирәк.
Кексның төсе матур булсын өчен, камырга йомырка сарысын кичтән кушып, иртәнгә кадәр салкын урында тоталар.
Тортны артык кызу мичтә пешерергә ярамый. Кызудан аның тышы катып китә, ә эче пешеп өлгерми.

 
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар