Логотип «Мәйдан» журналы

Кофта

Уены-чыны бергә.

Минем электән үк әйтеп килгән бер фикерем бар иде. Ул фикер яши-яши, күрә-ишетә, ялгыша-интегә тәҗрибә туплаудан тугандыр инде. Башта ук турысын ярам: миңа аның өчен рәхмәт әйткәннәре юк.
Берзаман, журналыбызның тиражын арттыру өчен, ягъни подписчиклар җыю максаты белән, Биектау районында халыкка концертлар куеп йөрим. Ничек, дисезме? Менә болай: иң элек оештыру эшләрен җайлыйм – клубларны әйләнеп чыгам, мөдирләрен күреп сөйләшәм, килешәм, бәясе 150 сум икәнен әйтәм; билет сатмыйм, ишек төбендә шул суммага квитанция язып утыручы почтальонны чакыртам һәм тамашачыларга өч ай буе әнә шул квитанциядәге адреслар буенча өйләренә журнал киләчәген аңлатам. Әле һәрберсенә бүләк итеп, бушлай, сату нокталарыннан кире редакциягә әйләнеп кайткан журналларны бүләк итәм. (Алар почтада 50 тәңкә тора). Ә үземә – халыкка культуралы хезмәт күрсәтү сөенече, аларның ягымлы йөзләре, рәхмәтле мөгамәләсе! Моннан да зур бәхет юк минем өчен!
Ярый, фикеремнең мәзәге бу түгел иде. Әкренләп темага күчәм. Ә-ә, онытканмын, әлеге эшләрне бит мин үз машинам һәм аппаратурам белән башкарам. Бензины да үз кесәмнән – хезмәт хакым да «хәйран» – МРОТ хәтле... Кара инде, һаман темага кереп китә алмыйм.
Районда авыллар күп. Менә берсенең уртасыннан үтеп барам. Әһә, клублары юл кырыенда икән, шул ук бинада китапханә дә барлыгы тыштан ук күренеп тора. Ишеге ачык, аннан, урамны яңгыратып, җыр яңгырый: Рәшит Ваһапов башкаруындагы «Әлфия».
 
Тырышып эшли, хезмәт сөя
Колхоз кызы Әлфия.
 
Бик әйбәт. Кеше бар микән? Керсәм, берәү дә юк. Урындыкка кофта эленгән. Кайтышлый керермен дип, юлымны дәвам итәм. Шулай, һәр авылның үз мохите, үзенчәлеге бар инде. Менә бит иртүк китапханә эшли!
Район буйлап сузылган юлның аргы очындагы авылдан башларга кирәк булыр, дип уйлыйм бит инде мин оештыру эшләрен, әле сәгать тугыз да тулмаган бит, уңайсыз, нишләп йөри бу таң тишегеннән, диярләр. Җаваплы эш чүтеки – подписка, халык өчен тырышам бит, үзем өчен түгел...
Менә, дүрт-биш клубны сөйләшеп, әлбәттә, куандырып, кире кайтыр якка борылгач, теге музыкалы китапханә клубы урамыннан үтәм. Һаман шул күренеш – ишеге ачык, музыка гөрли, анда инде икенче җыр:
 
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле, иркәм?..
 
Туктап китапханәгә керәм – берәү дә юк. Арткы урындык аркасына шул кофта эленгән килеш, хуҗасы күренми. Кая икән бу? Бәлки, бу тирәдә генәдер? Көтим әле. Кара инде бу хәлне? Аптырагач, баскыч төбенә чыгып бастым. Җә, берәр китап югалыр да, миңа сылтарлар?.. Шулчак, мине күрепме, әллә үз эше беләнме, клуб каршына бер «Нива» килеп туктады. Завклуб микән әллә? Юк, туры миңа таба килә.
– Нишләп йөри монда Алмаз абый? – ди.
Мәйтәм:
– Менә завклубыгызны күреп булмасмы дип, китапханәгә кергән идем. Кофтасыннан башка бер нәрсә, беркем юк.
– Ник, музыкасы уйнап тора бит?
– Сәгать сигездән үк шәрран яра инде ул...
– Ах, кабахәт, ул үзе монда түгелмени? Атна буе ишетеп, ачык ишегенә карап китәм икән бит мин, әһә, эшли, дип.
– Ә сез кем буласыз?
– Авыл советы.
– Бик әйбәт. Менә мин сезгә үземнең нинди миссия белән йөрүемне аңлатыйм әле. Завклубыгызга әйтерсез.
Ул мине игътибар белән тыңлады. Шундый мәшәкатьләр ясап йөрүемне белгәч, көенер дигән идем, сөенде генә. Машинама кереп утырганчы озата барды. Соңгы сүзе игътибарга лаек:
– Китапханә турында бер сүз дә язмагыз инде пожалысты, зинһар өчен! – диде. – Подписка булыр! – дип калды.
Менә ничек язмыйсың ди инде мондый кызыкларны?! Алар бит вак нәрсә дип чутлансалар да, җәмгыятьне тәрбиялиләр. Ниһаять, фикеремә чират җитте. Гомер буе әйтеп килдем: безнең татар юморы чокырда, дип, ә сатирасы – ишек төбендә. Ачыклыйм. Безне – «Биш татар» төркемен һәр ел Сабан туена чакыралар иде. Рәхмәт. Сезсез бәйрәм – бәйрәм түгел, диләр, мактыйлар. Ләкин чыгыш ясау урынын читкәрәк, аулаграк – дәрәҗәле «абзыйлар» килеп күрмәслек урынга яшерәләр, нигәдер... Мәгълүм нәрсәбез – җәмгыятьнең торышын аркылы-торкылы тәнкыйть утына тота идек мәзәкләр аша. Бу турыда үзләре дә белә, ләкин халык таләбенә каршы килә алмыйлар. Халык сорый – без кирәк! Хәзер башка вазгыять, хәтта юморга чокыр да эләкми. Ә шулай да – ул яши!
Берзаман мин яшь кенә зоопарк директорының: «Халыкны зоопаркка  ничек җәлеп итәргә?» – дигән соравына болай дип җавап биргән идем: «Эшләт зур читлек, безне, ягъни җыен сатирикларны төрле җәнлекләр итеп киендер дә, читлеккә ябып, берәр павильонга кертеп куй. Без шул образларга кереп, концерт куябыз. Әйтик, Шәрәфи – жираф, Шамкай – бегемот, мин – бүре, Камил Кәрим – төлке, Җәвит – маймыл һ.б. Зоопаркыңда басып торырга да урын булмаячак». Егет башта янып китте бу фикерне хуплап, соңыннан акылына килде, чөнки директор буларак ныгып җитмәгән килеш, үзен үк чыпчык кебек очырырлар иде урыныннан. Ә бит акыл белән эшләсәң, шәп гамәл югыйсә! Юк, җәмәгать, бездә сатирага урын түрдә түгел, әйткәнемчә, ишек төбендә. Минем үземнең дә эшли торган кабинеттагы өстәлем шундый «дәрәҗәле» хәлдә. Өч кешегә – бер бүлмә. Түрдәге берсе артындагы урындыкның сырт терәгендә инде күптәннән кофта эленеп тора. Аның хуҗабикәсе бар-барын, ләкин минем аны бу елда әле күргәнем юк. Эшли, диләр, димәк, түлиләр. Аның каршысындагы өстәл хуҗабикәсе шактый абруйлы ханым, хезмәттәге казанышлары өчен зур дәрәҗәле медальләр алырга тиешле булса да, аңа эленмичә үтеп китеп, менә шул кофтага тагылыр әле берзаман, дип уйлап торам мин үземчә. Чөнки заманы шундый. Сатира, ишек төбендә барса да, күрә бит шуны... Маладис!
 

Алмаз ХӘМЗИН

Фото: https://dressya.ru

«Мәйдан» № 9, 2022 ел


 

 

Комментарийлар