Логотип «Мәйдан» журналы

Кое

Авыл тыкрыгында кое күрдем.Гади генә кое, сиртмәле,Ләкин үзе шулкадәрле матур,Гаҗәп серле, исең китмәле. Чыңлап торган тимер чылбыры бар,Еллар серен алган үзенә.Әллә сихри көче тартты микән,Мин к...

Авыл тыкрыгында кое күрдем.
Гади генә кое, сиртмәле,
Ләкин үзе шулкадәрле матур,
Гаҗәп серле, исең китмәле.
 
Чыңлап торган тимер чылбыры бар,
Еллар серен алган үзенә.
Әллә сихри көче тартты микән,
Мин карадым кое күзенә.
 
Томырылып күккә багып тора,
Һәм карашы чиксез үпкәле.
Ятим кое ялгызлыкны кочкан
Шундый нәүмиз, исең китмәле...
 
Юксынадыр кое япь-яшь чагын,
Су алырга килгән кызларны.
Сагынадыр, челтер-челтер килеп
Чылбырлары чыңлап куйганны.
 
Бүрәнәсен яшел мүк каплаган,
Сукмак та юк тирә-ягында.
Усалланган әрсез кычытканнар
Ниргәсенә аның сарыла.
 
Авыл тыкрыгында кое күрдем.
Бик борынгы кое, сиртмәле.
Чылбырына гомер җыры сыйган...
Бик моңлы җыр, ушың китмәле.
 

Руцилә САДРИЕВА


Фото: vk.com


«Мәйдан» журналы архивыннан (№9, 2019 ел)

Комментарийлар