Логотип «Мәйдан» журналы

Кизләү

Елгалары дәрьяга тиңИлләрне гизгәнем бар.Туган авылым, синдә генәСаф сулы кизләвем бар.Челтер-челтер чишмә ага –Яшь кызлар җырымени,Суга төшкән киленнәрнеңЧулпылар чыңымени.Яуга киткән әтиләрнеңУл бул...

Елгалары дәрьяга тиң
Илләрне гизгәнем бар.
Туган авылым, синдә генә
Саф сулы кизләвем бар.
Челтер-челтер чишмә ага –
Яшь кызлар җырымени,
Суга төшкән киленнәрнең
Чулпылар чыңымени.
Яуга киткән әтиләрнең
Ул булган телләрендә,
Туган җир, дип, ут эченә
Ташланган көннәрендә.
Йөз чишмәнең моңы сыйган
Кизләүнең суы салкын.
Аерылганчы алай түгел,
Читкә киткәч бик якын.
Чишмәләрнең челтерәвендә
Апам моңы бар сыман.
Туган җирнең кизләвеннән
Дәрьялар да тар сыман.
 

Нәсих ТАҖИЕВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар