Логотип «Мәйдан» журналы

Кивидан витаминлы кайнатма

Йогышлы авырулар вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый. Бик тәмле һәм файдалы булган киви кайнатмасын әзерләве дә...

Йогышлы авырулар вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.
Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый. Бик тәмле һәм файдалы булган киви кайнатмасын әзерләве дә җиңел.
Моның өчен 5 киви, бер банан, бер чәй калагы желатин, 220 грамм шикәр комы, ярты лимонның суты кирәк булачак.
Кивины һәм бананны вак кына турыйбыз, яхшылап бутап, агач кашык белән изәбез. Измәгә шикәр комы, желатин һәм лимон суты өстәп, 5-7 минут талгын утта кайнатып алабыз. Куе һәм хуш исле кайнатма әзер. Коронавирус, грипп таралган һәм организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

Фото: twitter.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kividan-vitaminli-kaynatma-582139/

Комментарийлар